Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сеул “чыршы” бизәсә, Пхеньян чаралар күрү белән кисәтә


Пхеньян – Әгәр Көньяк Корея чик буендагы бәхәсле төбәктә быел да Яңа ел бизәлешләре хәстәрләсә, Төньяк Корея моңа каршы чаралар күрү белән кисәтте.

Көньяк Корея хәрбиләре чик буенда торучы чыршыны хәтерләткән тимер манарага быел да, узган елдагы шикелле, гирлянда элү ниятен белдергән иде.

Рәсми Пхеньян моны “психологик уеннар алып баруның мескен чарасы” дип атады.

2004 елда ике Корея чик буенда пропаганда кулланмаска килешкәннән соң, рәсми Сеул Яңа ел вакытында ул тимер манараны бизәүдән берничә елга туктап торган иде.
XS
SM
MD
LG