Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс милләтчеләре 11 декабрьне исә алды


Мәскәү – Мәскәүнең Сазлык мәйданында бүген урыс милләтчеләре җыелды. Хакимиятләр рөхсәте белән үткәрелгән чарада берничә йөз кеше катнашты.

“Русские” хәрәкәте оештырган чара узган елның 11 декабрендә бер футбол җанатары үлеменнән соң Манеж мәйданында башланган чуалышларга бер ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Бүген урыс милләтчеләре Мәскәү үзәгендә пикет үткәреп, “Урыс халкы хокуклары турында” канун өлгесен думага тапшыру өчен имзалар җыйды.
XS
SM
MD
LG