Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярскида каршылык чарасында катнашучылар тоткарлана


Красноярски -- Красноярскида полиция хезмәткәрләре шимбә көнне “Гадел сайлаулар өчен!” дип аталган каршылык чарасында катнашкан берничә кешене тоткарлаган. Тагын берничә активистка полиция бүлегенә чакыру җибәрелгән.

"Вконтакте" челтәрендәге каршылык төркеме идарәчесе Виктория Венедиктова сүзләренчә, аны чарага берничә көн кала чакырган булганнар.

Тоткарланган кешеләргә “Митинглар, пикетлар, җыеннар, йөрешләр һәм демонстрацияләр үткәрү тәртибен бозу” матдәсе нигезендә гаепләү белдергәннән соң иреккә җибәргәннәр.

Шимбә көнне Красноярскида үткән каршылык чарасында 500ләп кеше катнашты.

Оппозиция вәкиле Андрей Сковородников сүзләренчә, полиция халыкның каршылык күрсәтүеннән куркып, чара вакытында тоткарламаска булган.
XS
SM
MD
LG