Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцов таләпләр үтәлмәсә, яңа урам җыеннары үткәрү белән янады


Мәскәү – Шимбә көнне Русия шәһәрләрендә үткән каршылык чараларында куелган таләпләргә хакимиятләр җавап бирмәсә, оппозиция яңа урам җыеннары үткәрәчәк.

Бу турыда теркәлмәгән "Халык иреге" ("Парнас") партиясе рәистәше Борис Немцов радиобызга биргән әңгәмәсендә әйтте.

Шимбә көнне “Гадел сайлаулар өчен!” дип аталган каршылык чаралары Русиянең 80нән артык шәһәрендә үтте. Чарада катнашучылар 4 декабрь сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга, оппозициядәге партияләрне теркәргә, сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга таләп итте.

Немцов сүзләренчә, хәзер оппозиция сайлаудагы күпсанлы канун бозулар турында мәхкәмәгә мөрәҗәгатьләр әзерли.
XS
SM
MD
LG