Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джиоева тарафдарларын протест чараларын туктатырга чакырды


Цхинвали – Үзбилгеләнгән Көньяк Осетиядә оппозиция җитәкчесе Алла Джиоева үзенең тарафдарларын протест чараларын туктатырга чакырды.

Якшәмбедә митингта чыгыш ясап, Джиоева узган төндә хакимият белән килешү төзелүен әйтте. Оппозиция таләпләренең берсе – президент Эдуард Кокойтының урыныннан китүе иде. Кокойты шимбә көнне урыныннан китүен белдерде.

Моннан тыш оппозиция Югары мәхкәмә рәисе һәм баш прокурорның китүен таләп итә. Дүшәмбедә парламент аларның чигенүен расламаса Джиоева имзасын кире алу белән янады.

Джиоева президент сайлауда җиңсә дә, Югары мәхкәмә аның җиңүен расламады.

Джиоева тарафдарлары Цхинвалиның үзәк мәйданында бер атнадан артык каршылык чарасы үткәрде.

Ирешелгән килешү нигезендә, 25 мартта яңа сайлаулар үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG