Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсәкәйдә Оренбур төбәгенең иң зур спорт сарае ачылды


”Бу зал райондагы спорт үсешенә зур этәргеч бирер дип ышанасы килә”
”Бу зал райондагы спорт үсешенә зур этәргеч бирер дип ышанасы килә”

2 декабрьдә Әсәкәйдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Ике ай эчендә 1700 кв.м. мәйданы булган бина сафка басты.


“Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы – Оренбур төбәгендә биш ел эчендә төзелгән 27 комплекс арасында иң зурысы. Залда беренчеләрдән булып үз көчләрен көрәшчеләр сынашты. Әсәкәй районына кергән дистәгә якын татар авылларының һәрберсендә диярлек көрәш клублары эшләп килә. Уңышлары да зурлардан: Әсәкәй җирлеге татар көрәше буенча район, өлкә чемпионнарын әзерли.

Мәктәп укучысы Айрат Шәвәлиев – грек-рим көрәше буенча еш кына бәйгеләрдә җиңүче спортчы. “Минем бүгенге шатлыгым әйтеп бетергесез, инде мине бу залда хәзер көн саен күрергә булыр”, дип шатланып сөйләде ул.

Заманында бу бина техника ремонтлау остаханәсе булганын бүген инде бернәрсә дә хәтерләтми. Замана җиһазлары белән эшләнгән ике мәйданда берьюлы йөзләп спортчы ярыша һәм аларның уеннарын меңгә якын тамашачы күзәтә ала. Комплексның икенче катында душ һәм чишенү бүлмәләре, фитнес-тренажёр заллар.

Район үзәгендә көрәш, волейбол, баскетбол, мини-футбол, гантбол белән 1 мең 160 бала шөгыльләнә. Әлбәттә, бу кадәр спортчыларны әлеге заллар гына сыйдыра алмады.

“Әсәкәйдә ике спорт залы эшләп килде. Беренчесен – күп еллар элек фермер Илдус Дәүләтов сәүдә йорты булган бинаны сатып алып көрәш клубы итте. Икенчесе – мәктәпнең кечкенә спорт залы иде. Менә мондый комплекс безгә күптән кирәк иде”, дип сөйләде Әсәкәй балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мөдире Гали Гаязов.

Ачылу тантанасында Әсәкәйнең музыка-бию мәктәпләрендә белем алучылар да катнашып, бәйрәмгә күркәмлек өстәде.

Әсәкәй районы – төбәкнең иң күп, 50%ка якын татар яшәгән җирлек. Комплексның исеме “ Батыр” да – игълан ителгән бәйгенең нәтиҗәсе. Рекордлы төзелештә, заманында үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән, Әсәкәй район татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтовның өлеше зур булды. ”Бу зал безнең райондагы спорт үсешенә зур этәргеч бирер дип ышанасы килә”, диде өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов.

Татарстан белән Оренбур өлкәсе арасында булган килешүләр хакында төбәк губернаторы Юрий Берг: “Көз айларында, Сочида үткән очрашулар барышында, Татарстан белән Оренбур өлкәсе арасындагы килешүләргә кул куелган иде. Аларны гамәлгә ашыру эшләре бара”, дип ассызыклады.

Чемпионнарны әзерләгән һәм спорт төрләреннән көрәш өстенлек иткән Әсәкәйдә озакламый көрәш буенча өлкә бәйгесе узачак.

XS
SM
MD
LG