Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция көне уңаеннан Казанда яшьләр пикеты узды


Каршылык белдерүчеләр кулында Русия конституциясе. Мәскәү, 2011 ел
Каршылык белдерүчеләр кулында Русия конституциясе. Мәскәү, 2011 ел

12 декабрь – Русия Федерациясе конституциясе кабул ителгән көн. Бу уңайдан "Азатлык" яшьләр оешмасы 11 декабрь якшәмбе көнне Тукай һәйкәле каршында пикет оештырды.


Шимбә көнне гөрләп торган Ирек мәйданы якшәмбе көнне тынычланып калды. Казан үзәгендә кешеләр дә, машиналар да аз булды. Шимбә көнне булып үткән митингтан соң, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле мөнбәрен полиция саклап тора иде. Шунда ук халыкны үткәрмәс өчен тимер коймалар корып куйганнар.

Иртәнге сәгать 11дә Татарстан урамындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршына берничә егет килде. "Азатлык" яшьләр берлеге интернет һәм мобиль телефон ярдәмендә үзенең Русия конституциясе көне уңаеннан пикетка чыгуын игълан иткән булган.

Наил Нәбиуллин “Азатлык” хәбәрчесенә бу пикетның максатлары турында сөйләде:

Татарлар Русияне яратырга тиешме?

“Без – “Азатлык” татар яшьләре берлеге 12 декабрьдәге Русия конституциясе көнен билгеләп үтәргә булдык. Һәм аны үзебезчә бәйрәм итәбез.

Соңгы елларда Русиядә милләтләрнең хокукларын кысу дәвам итә. Русия Конституциясенең 68нче маддәсе 3нче пунктында язылган: "Русия Конституциясе бар халыкларга үз телләрен үстерүне гарантияли". Без шул проблеманы күтәреп, пикетка чыктык.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин
Безнең шигарләр арасында шундыйлары бар: "Татарлар уяныгыз", "Бу илгә озак калмады", "Бәйсез дәүләтебезне торгызырга вакыт".

Ни өчен татарлар Русияне яратырга тиеш?! Милли мәгарифне бетерү, милли университетны булдырмау, БДИны урыс телендә генә бирү, латин әлифбасына күчәргә рөхсәт итмәү, милли телевидение булмау – шулар өчен Русияне ярата алабызмы?

Без урыс телендә дә бер шигар әзерләдек: “Совсем скоро по всей стране смотрите долгожданная премьера XXI века: “Закат империи”.

Милли оешмаларның кайсысы эшли?

Мондый милли шигарле пикетларга күпчелек яшьләр битараф кала. Бигрәк тә ял көннәрендә. Шуңа күрә, Наил Нәбиуллинның милләтнең аяныч хәлдәге сүзләрен һәм өндәмәләрен бик азлар ишетте.

Мәйданга килгән Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе региональ һәм этник-дини эзләнүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов “Азатлык” радиосына, пикетны оештыручылар барлык яшьләр фикерен дә чагылдырмый, диде:

Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов
​“Менә монда кешеләр Русия Конституциясе турында үз фикерләрен әйтергә җыелды.

Бүген әле тагын төрле пикетлар була. Ирек мәйданында Даша Максимованың әнисе пикет ясый.

Без күрәбез, татар милли яшьләре оешмалары арасында берсе генә эш күрсәтә – ул “Азатлык” оешмасы. Ә тагын төрле оешмалар бит. Мәсәлән, “Бөтендөнья татар яшьләре җыены. Ул берни дә эшләми. Аның эшләре күренми.”
XS
SM
MD
LG