Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Вологда өлкәсе губернаторы Вячеслав Позгалёв вазифасыннан китәргә тели


Вологда өлкәсе губернаторы Вячеслав Позгалёв үзен вазифадан алуны сорап Русия президентына мөрәҗәгать итте.

Губернатор Твиттердагы язмасында “Халык ышанычы бу дәрәҗәдә булганда өлкәне җитәкләү мөмкин түгел дип саныйм”, ди.

Позгалёв Вологда өлкәсен 1996 елдан бирле җитәкли.

Хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасе Дума сайлавында бу төбәктә 33,4 процент кына тавыш җыйган иде.

XS
SM
MD
LG