Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Михаил Прохоров президент кәнәфие өчен көрәшмәкче


Эшмәкәр Михаил Прохоров Русиядә киләсе елның мартында үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашырга җыена.

Прохоров моны бүген Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында белдерде. Прохоров намзәт буларак теркәлү өчен имзалар җыячагын әйтте.

Узган җәйдә Прохоров “Правое дело” фиркасе җитәкчесе булып сайланган иде. Әмма сентябрь аенда фирканең сайлау алды корылтаенда эчке каршылыклар булып аны җитәкчелектән төшерделәр һәм ул фиркадән чыкты.

XS
SM
MD
LG