Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония президенты: "Урыс теле – баскынчылар теле"


Тоомас Һендрик Ильвес
Тоомас Һендрик Ильвес

Эстония президенты Тоомас Һендрик Ильвес Швейцариянең “Der Bund» басмасына урыс телен «баскынчылар теле» дип атады.

Ильвес, Эстониядәге халыкның утызлап проценты урыс телен ана теле дип санаса да, ни өчен бу тел дәүләт теле түгел дигән сорауга, баскынчы хакимият теле икенче рәсми тел була алмый, дип җавап бирде.

«Ә ни өчен рәсми тел булырга тиеш? Мәсәлән, без сезнең илне басып алабыз да, илле елдан сез эстон телен дәүләт теле итәргә тиешсез дибез. Баскынчы хакимият бер илне басып ала, йөзләрчә мең кешене Себергә озатып үз кешеләрен монда китерә. Һәм хәзер, ниһаять, без бәйсезлек алгач, баскынчы хакимият теле илнең икенче теле булырга тиешме? Кеше көлдерә торган сораулар бирмәгез инде», диде Ильвес.

Ул шулай ук урыслар Эстониядә озак вакыт хакимлек итүче халык булды һәм аларга өстенлекләр бирелде, ә хәзер аларның өстенлекләре бетте һәм кайберәүләр моны югалту буларак карый диде.

Элегрәк Ильвес ВВСга үзе өчен русча сөйләшү мөмкин түгел эш булуын әйтеп, бу 50 еллык оккупация рәхимсезлекләрен кабул итүне аңлатачак, дигән иде.

Ул әңгәмәдә дә президент урыс халкының күпчелегенең Эстониягә Икенче дөнья сугышыннан соң Советлар берлеге оккупациясе чорында кертелгәнлеген искә алды.

ВВС журналистының урысча сөйләшү илдә күбрәк халык белән аларның үз телендә аралашу мөмкинлеге бирер иде дигән сүзләрен Ильвес “Бу мәсьәлә инде хәл ителгән, бүтән ул турыда сөйләшәсем килми”, дип җаваплады.

Эстония президенты шулай ук Русия белән башка элекке совет илләре арасындагы киеренкелекне Мәскәүнең күрше илләргә үз тәэсирен арттыру омтылышы белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG