Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар сәхифәләренә дә экстремистик тамга тагыла


Татарстанда экстремистик язмалар бар дип табылган кайбер интернет сәхифәләргә керү бөтенләй тыелган. Дом.ru провайдеры мәхкәмә карарларына нигезләнеп, Azatlyk Vatan сәхифәсе битен ачмый.


Azatlyk Vatan сәхифәсе Милли Мәҗлес кабул иткән мөрәҗәгатьләрен бастырган өчен әлеге “кара” исемлеккә эләкте. “Российская газета” элегрәк язуынча, мондагы текстлар экстремистик дип танылган. Кайбер провайдерлар сакчыллык күрсәтеп, әлеге сәхифәләрне ябып та куйды. Мисал өчен, “Дом.ru” Русия юстиция министрлыгы карарына сылтап, әлеге сәхифәгә керү тыелганын әйтте. Шул ук вакытта “Мэлт” провайдерындагыларга ул бит ачылуын дәвам итә. Әмма Казанда “Дом.ru” провайдерыннан кулланучылар шактый, чөнки ул бик җайлы санала.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат бүлеге башлыгы Раил Гатауллин сүзләренчә, мәхкәмә тарафыннан экстремистик дип билгеләнгән сәхифәләр арасында татарларга кагылышлылар да шактый. Мисал өчен, май аенда Ульян мәхкәмәсе “Tatarlar.ru»га шундый карар чыгарган иде. Хәзер аны шулай ук “Дом.ru” провайдеры чикләгән.

“Мәхкәмә карары нигезендә шушы сәхифәләргә хостинг биргән ширкәтләр сәхифә хуҗасы белән килешүне өзәргә тиеш була. Әлбәттә, аның экстремистик эчтәлектәгеләре дә бардыр. Әмма күп очракта йөрәк ачысы белән язылган, киеренке мәсьәләләрне күтәрүче сәхифәләр шундый исемлеккә эләгәләр. Әлеге эш 2007 елда башланып киткән һәм шуның нигезендә Русиядә мәхкәмә карарлары белән сәхифәләр әкрен-әкрен ябыла бара. Кайберләре сакланып калу өчен аның доменнарын алмаштыра”, ди Гатауллин.

Аның сүзләренчә, интернет ресурсларның урыс телендә булмавы да монда үз ролен уйный. Татар булсынмы, башкортмы, чуашмы, Мәскәүдә аларны аңлаучы да аңларга теләүче дә юк.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
“Русия күләмендә интернет челтәрендә бәйгеләр үтә һәм әгәр сәхифәдә материаллар татар телендә генә икән, моңа бөтенләй икенче төрле карыйлар һәм гомумән кабул да итмәскә мөмкиннәр. Милли телле язмалар өчен интернеттагы мөмкинлекләр ябык. Мәскәүдәге түрәләр урыс телле булмаган сәхифәләрне бөтенләй кирәксенми. Менә бүген 12 декабрь - Русия Конституциясе көне һәм аның нигезендә телләр дә, халыклар да тигез. Әмма чынбарлыкта Конституция үтәлми һәм ул кирәкмәгән кәгазь кисәге генә булып кала. Тигез караш булса, ул вакытта экстремистик дигән төшенчә бөтенләй башка мәгънәдә булыр иде. Экстремистик дип аталган сәхифәләрнең күбесе чынбарлыкны чагылдырып кешенең күзен ача. Әмма хәзер дәүләткә каршы әйтелгән һәрбер сүз экстремистик дип атала”, ди ул.

Бу беренче чиратта башка милләтләрнең телләрен, проблемнарын аңларга теләмәү белән бәйле. Аларны танырга теләмәү җиңелерәк. Ә экстремизм сүзен хәзер туры китереп тә, туры китермичә дә куллану инде Русиядә гадәткә әйләнде. Хәтта тиздән татар интернетын гына түгел, сөйләмгә дә дәгъва белдерә башларга мөмкиннәр.

“Мин хәзер урамда татарча сөйләшеп йөрим икән, полиция килеп: “Нишләп сез урысча сөйләшмисез?” дип бәйләнергә мөмкин. Чынлыкта андый әйберләр дә булгалый. Әмма бу кешеләрнең аңында экстремизм, телләр, халыкларның тигезлеге дигән төшенчәләрне аңламауга бәйле. Шуңа бу юнәлештә экстремизм нәрсә икәненә тирән төшенчәләр бирелергә тиеш. Мондый эшләр интернет өчен эшләнмәгән һәм кайвакытта төшенчәнең билгеле булмавы хөкүмәт өчен кулай гына булып тора”, ди ул.
XS
SM
MD
LG