Accessibility links

Кайнар хәбәр

Елның соңгы Сабантуе Австралиядә үтте


Аделаидада Сабантуй. Лилия Муллагалиева (с) белән Айгөл Бариева җырлый.
Аделаидада Сабантуй. Лилия Муллагалиева (с) белән Айгөл Бариева җырлый.

11 декабрьдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарлар Сабантуй үткәрде. Бу юлы милли бәйрәмне яшьләр оештырган.

Австралия татарлары быелгы Сабантуй тагын да җанлырак, кызыграк һәм күркәмрәк булып үтте дип әйтә. Көньяк Австралиядәге татар-башкорт ассоциациясе милли бәйрәмне үткәрүне беренче тапкыр яшьләргә ышанып тапшырган.

Аделаидада яшәүче Гөлфирә Садри, 18 яшьлек улы Илдар һәм 20 яшьлек кызы Фәридә киләчәктә татар халкының милли бәйрәмен үз итеп, аны оештыруда катнашырлар һәм алга таба үзләренең балаларына да тапшырып калырлар, дип ышана. Бәйрәм үткәрүдә беренче чыныгуны алган инде алар. Гөлфирә Садри тумышы белән Кытайдан, менә ике дистә еллап Австралиядә яшиләр.

“Яшьләрне һәм үземнең балаларның ничек итеп Сабантуй үткәргәннәрен күрдем, алар киләчәктә дә бәйрәмне матур итеп оештырырлар дип ышанам”, ди Гөлфирә Садри.

Бәйрәм тамашасына һәркем мөкиббән иде.
Бәйрәм тамашасына һәркем мөкиббән иде.

Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе президенты Шөһрәт Вәли Сабантуйны бер җыелып күңел ачу бәйрәме генә түгел, ә милли гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру, яшьләр күңелендә татарлык хисләре уяту һәм ил хөкүмәте алдында татарларны таныту чарасы буларак та бәяли.

“Сабантуй мондагы татарлар өчен бик мөһим бер зур чара булып тора. Ул үз-үзебезне, динебезне һәм телебезне саклап калу өчен зур этәргеч бирә. Без Сабантуйны һәрвакыт үткәрергә тырышабыз, чөнки монда балаларыбыз, оныкларыбыз бик күп. Аларның күңелләрендә дә татарлыкны уятырга, гореф-гадәтләрне салып калдырырга тырышабыз. Сабантуйда өлкәне булсын, кечкенәсе булсын, татар киемнәре киеп килгән иде. Барсы да биюләрдә, уеннарда катнашты”, ди Шөһрәт Вәли.

Һәркем табаныннан ут чыкканчы биеде.
Һәркем табаныннан ут чыкканчы биеде.

Аделаида Сабантуен башка милләтләр дә үз итә

Сабантуйга килгән һәркемне милли киемнәрдәге яшь кызлар һәм егетләр кулларына чәк-чәк тотып, татар җырлары белән каршы алып торган. Татарлар үткәргән төрле чараларга килүчеләрне чәк-чәк белән каршы алу Австралия татарларының күркәм гадәте ул. Аделаидада татарларының милли бәйрәмен татар-башкортлар гына түгел, төрекләр, уйгырлар һәм башка милләт вәкилләре дә үз итә. Сабантуй үтә торган бакчаны да шәһәр халкы рәсми исеме белән түгел, ә "татар бакчасы" дип йөртә башлаган. Әлеге бакча Аделаиданың татар-башкортлар бер тирәдәрәк яшәгән җиренә урнашкан.

Бәйрәмдә һәркем дип әйтерлек милли киемнән иде.
Бәйрәмдә һәркем дип әйтерлек милли киемнән иде.

Яшьләр Сабантуйга әзерлек эшләренә дә, милли уеннарны оештыруга да кушылган. Ассоциация әгъзасы Диләрә Вәли бәйрәмнең бик күңелле үтүен әйтә.

“Милли уеннарда бөтен кеше катнашты. Башка милләт вәкилләре дә уеннарны үз итте, рәхәтләнеп биеде һәм татарча җырларга да кушылдылар. Аркан тартуда хатын-кызлар да, ирләр дә, балалар да катнашты. Аннан кашыкка йомырка салып та йөгердек, чиләкләр белән су да ташыдык, капчык киеп тә йөгердек. Капчык сугышы уены бигрәк тә кызык булды. Ирләр, егетләр, малайлар – барсы да бүрәнә өстендә булды”, ди Диләрә Вәли.

Капчык сугышы һәркемне үзенә тартып китерде.
Капчык сугышы һәркемне үзенә тартып китерде.

Австралия татарлары ат чабышы белән көрәшне дә үткәрер идек, дип әйтә, тик ил кануннарына күрә, бу бәйгегә чыгучылар алдан ук зур сумнарга иминиятләштерелергә тиеш. "Зур акчалар сорый торган, мәшәкатьле эш", ди Диләрә Вәли.

Аделаидада сигезенче тапкыр үткән Сабантуй мәшәкатьләрен Австралия хөкүмәте дә, татар-башкортлар үзләре дә күтәрешкән. Бәйрәмдә хөкүмәттән дә һәм парламенттан да вәкилләр катнашкан. Татарстан да Австралия Сабантуена үз өлешен керткән.

Башкалар үрнәк алырдай күренешләр дә бар

Бәйрәмгә Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин һәм җырчылар Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева да барган.

Быел сентябрь азагында Татарстан президенты Австралиядә булганда анда яшәүче татарлар Рөстәм Миңнехановтан динне дә, татар телен дә яхшы белгән бер имам җибәрүне сораган иде. Шөһрәт Вәли бу үтенеч уңай хәл ителергә ошый дип әйтә. Марат Гатин әлеге сәфәре вакытында мәчетләрдә дә булган, хөкүмәт вәкилләре белән дә очрашкан.

Марат Гатин Көньяк Австралия штаты хөкүмәтенең элекке әгъзасы Майкл Аткинсонга бүләк тапшыра.
Марат Гатин Көньяк Австралия штаты хөкүмәтенең элекке әгъзасы Майкл Аткинсонга бүләк тапшыра.

Җырчы Айгөл Бариева да яшьләрнең дини һәм бик тә тәртипле булуына игътибар иткән.

“Берсүзсез, олылар гореф-гадәтләрне саклап яши. Ә менә Австралиядәге яшьләр үзләренең бик тәрбияле булуы белән нык аерылып тора. Алар үзара татарча гына аралаша. Без бик нык гаҗәпләндек, чөнки һәрберсе дә бик тәртипле һәм тәрбияле чын мөселман егетләр һәм кызлар. Алар һәрберсе дә бөтен оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Безгә Сабантуйны яшьләр оештырды дип сөйләделәр. Чыннан да, алар бәйрәмне дә алып барды. Уеннарны да оештырды.

Тагын бик гаҗәпләндергән ягы шул булды – бәйрәм беткәч тә яшьләр берсе дә таралышмады. Алар парктагы бөтен булган әйберләрне җыйнадылар, бөтен чүпләрне җыештыргач кына кайтып киттеләр. Без шаккатып карап тордык. Үрнәк алырдай бик күп әйберне күрдек”, ди Бариева.

Лилия Муллагалиева да бәйрәмнең һәр мизгеленең бик җентекле итеп уйланганлыгын әйтә. “Чит илләрдәге Сабантуйларны күргәнебез бар, әмма бу кадәр җиренә җиткереп оештырылганны күргәнебез юк иде әле”, ди җырчылар.

Аделаидада беренче тапкыр Сабантуй 1995 елда үткәрелә.
Истәлеккә бер рәсем.
Истәлеккә бер рәсем.
XS
SM
MD
LG