Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Алексей Кудрин яңа уң либераль фирка төзүдә катнашырга җыена


Алексей Кудрин

Алексей Кудрин

Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин сәясәт белән шөгыльләнергә һәм яңа уң либераль фирка төзүдә катнашырга җыена.

Кудрин моны дүшәмбе көнне “Ведомости” газетына белдерде. Әңгәмәдә Кудрин узган Дума сайлавы демократик һәм либераль кыйммәтләрне яклаучы фиркаләр кытлыгын күрсәтте диде.

Кудрин шулай ук “Правое дело” фиркасен җитәкләү мөмкинлеге турында ел башында президент Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән сөйләшкәнлеге, әмма бу ниятеннән кире кайтуы турында да белдерде.

Сентябрь аенда Медведевның хәрби чыгымнарны арттыру сәясәтен тәнкыйтьләгәннән соң Кудрин вазифасыннан алынды.

XS
SM
MD
LG