Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азамат Галин өендә тентү узды


Азамат Галин
Азамат Галин

Шимбә көнне “Гадел Русия” исеменнән намзәт булган Азамат Галинның өендә тентү булган. Галин Башкортстанда узган сайлаудагы хәрәмләшүләрне тикшерүне төбенә кадәр җиткерү кирәк дип саный.


Азамат, тикшерүне ни сәбәпле уздырдылар?

– Бу шимбәдә мине тикшерү комитетына шаһит буларак сорау алуга чакырттылар да, шунда кулга ордер бирделәр. Шул ордерда шаһит булып баручы Галинда тентү уздырырга дип язылган иде. Дөресен генә әйткәндә, алар ниндидер тыңлый торган җиһаз эзләделәр. "Мир печати" нәшриятында эшләгән вакытымда "телефонный диспетчер" дигән җиһаз табылган иде. Адвокатым бөтен булган кәгазьләрне, сертификатларны бирде. Әмма минем процессуаль статусым - шаһит.

Таптылармы соң?

– Тапмадылар, ноутбукны алып чыгып киттеләр.

Ноутбукны кире кайтардылармы?

– Экспертиза үткәргәч кайтарырбыз дип әйттеләр-әйтүен. Ноутбукны тикшерделәр һәм бернинди канунсыз программа яки аудиолар тапмадылар. Барыбер алып киттеләр инде.

Азамат, кичә Фәнзил Әхмәтшинны яклап пикет узды, сез анда катнаштыгызмы?

– Юк, кичә Уфада була алмадым, бүген генә кайттым.

Гомумән, сайлаудан соң атна ничек узды?

– Уфада шимбә митинг үтте. Мин ул чарада катнаша алмадым, чөнки ул көнне өйдә тентү булды. Дөресен әйткәндә, миннән башка бу хәрәмләшүләрне күтәреп чыккан башка кеше юк. Мин генә гаризалар язып йөрим. Аңлавымча хөкүмәткә ул ошап җитми, чөнки Русия хакимияте алдындагы Башкортстан җитәкчелеге абруе төшә.

Сезне дә сорау алуга нәкъ шимбә көнне чакыртуны да шушы урам чарасы белән бәйләмисезме?

– Анысын әйтә алмыйм. Минем анда катнашырга вакытым юк иде, чөнки ике бала минем кулда. Барыбер анда барырга вакытым юк иде. Шимбә булган хәл бераз сагайта инде. Бездә бит ул ял көне.

Синдә курку, шикләнү бармы?

– Миндә юк. Үземнең эшемне ахыргача алып барачакмын. Барыбер сайлау вакытында булган хәлләрнең төбенә төшәчәкмен.

Ә сезнең таләп нинди? Яңа сайлаулар уздырумы?

– Минем уйлавымча, безнең республикадагы сайлауда бөтен җирдә дә хәрәмләшүләр булды. Әгәр дә без шуларны күтәреп чыга алсак, минем аңлавымча, безнең Башкортстанда яңа сайлау үткәрү мотлак. Ул эшне төбенә җиткерү кирәк. Җиткермичә булмый. Булган фактларны тикшерергә кирәк.

Кичәге митингта резолюция кабул ителгән һәм 17 декабрь тагын җыелырга тәкъдим булган. Сез анда барачаксызмы?

– Мин ул хакта әле ишеткәнем юк. Әлегә канун нигезендә эш алып баручы бердәнбер кеше ул – мин. Урамга чыгарга әле, кызганычка, минем вакытым юк.
XS
SM
MD
LG