Accessibility links

Омскида ризасызлык чаралары ике көн барды


Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел
Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел

Русиянең күп шәһәрләрендә узган дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары Омскида да оештырылды. Чара биредә 10-11 декабрь көннәрендә тыныч җыелыш рәвешендә узды.


Омскиның бер генә рәсми мәгълүмат чарасында да ризасызлык чаралары оештырылуы турында хәбәр булмады. Митинг булачагы турында хәбәр, асылда интернет, социаль челтәрләр аша таратылды.

Митинг оештыруны үз кулына алырга теләүче фирка дә табылмады, ахры. Бу эшкә яңа гына социаль челтәрдә үз төркемен булдырган, моңарчы киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган бер төркем яшьләр алынды. Алар интернет аша 10 декабрьдә митинг булачагы турында хәбәр таратып, халыкны катнашырга чакырдылар.

Алардан тыш, социаль челтәрдә шулай ук моңарчы халыкка таныш булмаган икенче бер төркем барлыкка килде. Алар исә митингның 11 декабрьгә күчерелүе турында хәбәр тараттылар.

Үзара килешүгә килмәгән төркемнәрнең берсе дә рәсми даирәләрдән митинг үткәрергә рөхсәт ала алмый. Шул сәбәпле, 10-11 декабрь көннәрендә Омскида митинг үткәрергә рөхсәт бирелми.
Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел
Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел

Митинг урынына – тыныч җыелыш

Бу хәлдән чыгу юлын инде төрле сәяси чаралар, митинглар оештыруда шактый “шомарган” сәясмән – Омски гражданнар коалициясе координация шурасы сәркатибе, журналист Виктор Корб күрсәтте. Митинг урынына ул Русия кануннары буенча тыелмаган тыныч җыелыш үткәрергә тәкъдим итте һәм 10 декабрь көнне узган җыены алып баруны да үз өстенә алды.

Җыелыш барышы

Җыелыш шәһәр үзәгендә урнашкан Музыкаль театр бинасы каршындагы мәйданда узды. Рәсмиләр ягыннан саклану чаралары шактый булды. Мәйдан тимер рәшәткәләр белән чорнап алынган, дистәләгән полиция хезмәткәрләре тәртип саклый, якында гына янгын сүндерү һәм ашыгыч ярдәм машиналары тора иде. Мәйданга керүче һәрбер кеше металл эзләү җайланмалары аша узды.

Җыелышта ике меңгә якын кеше катнашты. Оештыру эшләре җитәрлек булмаса да, җыен бер җай белән барды. Беренчеләрдән булып Коммунистлар партиясенең Омски бүлеге рәисе Александр Кравец, “Яблоко” фиркасенең Омски бүлеге рәисе Сергей Костырев, Омскиның “Парнас” оешмасы лидеры Игорь Басов чыгыш ясадылар. Аннары микрофон башка фирка лидерларына бирелде. Барсы да халыкны уяу булырга өндәде, дума сайлавында булган хәрәмләшүләргә ризасызлык белдерүне туктатмаска чакырды.

Әмма чыгыш ясаучыларның сүзләрен мәйданда җыелган халык бөтенләй ишетмәде дияргә була, чөнки җыен барган вакытта Музыкаль театр бинасының ике ягыннан да көчле көчәйткечләр аша музыка яңгырап торды. Чыгыш ясаучылар кулларында тоткан рупор, ягъни тавыш көчәйтү торбасы аша гына сөйләделәр. Аларның сүзләре инде бер-ике метр ераклыкта аңлашылмаслык иде.

Шулай булуга карамастан, җыелыш узды, әйтәсе сүзләр әйтелде, халыкның узган сайлау нәтиҗәләре белән килешмәве күрсәтелде. Халык бергәләп “Хәрәмләшүдән туктагыз”, “Тавышларны кайтарыгыз” дип тә кычкырды.
Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел
Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел

Икенче көнге җыелыш

11 декабрь көнне дә халык интернет аша икенче төркем өндәгән җыелышка Музыкаль театр каршындагы мәйданга җыелды. Дөрес, бу көнне катнашучылар күпкә аз иде, 300-гә якын гына булды. Оештыру эшләре дә җитәрлек булмады: җыен уздырырга чакырган кешеләр үзләрен бөтенләй белдермәделәр, чыгышлар стихияле рәвештә барды, узган көндәге кебек үк мәйданда музыка яңгырап торды, читтәрәк торганнарга чыгышлар бөтенләй аңлашылмады.

Җыелыш барышында тәртип бозулар булмады, катнашучыларны тоткарлау очрагы да күзәтелмәде.
Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел
Дума сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү чаралары. Омски, 10-11 декабрь, 2011 ел
XS
SM
MD
LG