Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Казан Шурасының чираттагы утырышында катнашучылар милләт һәм мәгърифәт турында конкрет тормыш үрнәгендә, фактлар һәм аргументлар китереп чыгыш ясады.


Бер карасаң, Казан Шурасының утырышы – гадәти һәм күнегелгән чара. Анда күптәннән таныш милли хәрәкәт вәкилләре, татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләре, депутатлар, укытучылар катнаша. Әйтелгән фикерләр дә яңа түгел: Казанда миллилекне саклау авыр, милли мәгариф Русиядә дә, Татарстанда да киртәләргә очрый, яшьләр туган телне өйрәнми.

Бигрәк тә иҗтимагый үзәк вәкилләренең дәүләт телләре турындагы программаның Казанның үзендә дә үтәлмәве турындагы чыгышлары, кискен сораулары йөрәкләрне чәнчи. Барыбер алар да гадәтигә әйләнеп бара.

Хәзер Татарстанда татар мәктәпләре ябыла, татар сыйныфлары кими, туган телне өйрәнү өчен шартлар юк дигән, ачы сызланулы фикерләр еш яңгырый бит, һәм мондый очрашулар еш кына сәяси клубка, бәхәсләр һәм иҗтимагый тартышка охшап кала.

Сүзләр күп, бәхәсләр кызу, ә эшнең асылын аңлап булмый. Соңгы егерме ел эчендә Татарстанда булган үзгәрешләр нәрсәне аңлата? Хәзер милләт таркаламы, әллә үсеп киләме? Беркем дә ачык җавап бирә алмас. Бүгенге сөйләшүдә берничә мәгълүматлы һәм әзерлекле кешенең фикерен белербез.

Иң башта Казан шурасы, ягъни бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов фикерләре белән танышыйк.

Фәрит Мифтахов. Без – бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре татарларының оешмасы. Элек ул Казан шурасы дип атала иде.

Милләтебезгә, халкыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең эш бик актив бара. Быел һәрбер районда хакимият белән бергәләп төрле бәйрәмнәр оештырабыз. Казан шәһәре үткәргән “Татар кызы”, “Татар егете”, әниләр бәйрәмнәрендә дә без бергә эшләргә тырышабыз.

Римзил Вәли. Ә хәзер Казандагы милли мәгариф эшләре, Вахитов һәм Идел буе районнарындагы хәлләр белән танышыйк. Әлеге районнарның берләштерелгән хакимиятендә мәгариф мәсьәләләрен багучы бүлек җитәкчесенең урынбасары Алсу Шәрипованың кайбер фикерләре мондый:

Алсу Шәрипова

Алсу Шәрипова

Алсу Шәрипова. Вахитов һәм Идел буе районнарында милли-мәгариф оешмалары тарафыннан әти-әниләр, җәмәгатьчелек һәм укучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерә алырлык чаралар булдырыла.

Рус һәм татар телендә белем һәм тәрбия биргән учреждениеләр белән беррәттән 12нче яһүд этно-мәдәни мәктәбе уңышлы эшләп килә. 5нче лицейда укучыларга поляк теле укытыла. 21, 28, 40нчы гимназияләрдә рус этно-мәдәни компоненты тормышка ашырыла.

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә исә егерме милләттән булган 450 бала өчен үз туган телен, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү шартлары тудырылган.

Мәктәпләрдә ачылган түгәрәкләрдә гарәп, кытай һәм башка телләргә өйрәнергә мөмкин. Барлык мәктәпләрдә дә чит тел буларак инглиз теле укытыла.

Агымдагы уку елында ике районда 182 татар сыйныфы һәм 398 милли тәрбия сыйныфы ачылды. Татар балаларының 27%ы туган телендә белем алса, 41%ы татар тәрбия сыйныфларында укый.

Мәктәпләрдәге барлык укучылар да Татарстан республикасының дәүләт телләрен тигез дәрәҗәдә өйрәнә. Милли составка килгәндә, рус милләтеннән булган балалар 47% тәшкил итә, 42% – татар милләтеннән, 11% – төрле милләт балалары.

​Ике районда урнашкан унҗиде белем бирү учреждениесендә тәрбия процессы туган телдә алып барыла. Урыс балалар бакчаларында татар төркемнәре уңышлы эшләп килә.

Татар балаларының 72%ы туган телендә тәрбия ала. Өстәмә белем бирү оешмаларында милли тәрбия эше нәтиҗәле оештырылган. Әлеге уку йортлары программалары классик һәм заманча музыкаль әсәрләрне, халык җырларын һәм биюләрен, фольклорны, музыка уен коралларында уйнарга өйрәтүне үз эченә ала.

Мисал өчен, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, хөрмәт хисләрен тәрбияләү максатыннан Вахитов районы балалар сәнгать мәктәбендә тәрбия процессы “Мәдәният диалогыннан диалог культурасына” дип исемләнгән программага нигезләнеп алып барыла.

Районның өстәмә белем бирү оешмаларында татар телендә вокал, театр, татар уен кораллары түгәрәкләре уңышлы эшләп килә. Милли мәктәп үсеше,аның мәгариф системасында конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру, әлеге уку йортларында белем бирү сыйфатын камилләштерү, инновацияләргә омтылыш һәм яңа технологияләр кулланудан башка була алмый.

Шунлыктан, Вахитов һәм Идел буе районнарының ун татар мәктәбендә укыту процессы инновацион режимда алып барыла. Ундүрт балалар бакчасы автоном режимда эшли.

Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның Русия гражданлык бердәмлеген формалаштыру нигезе буларак поликультуралы белем бирү турында карары нигезендә 2010-2011 уку елында 1нче, 6нчы 16нчы, 18нче, 27нче гимназияләр, 5нче лицей, 23, 383 балалар бакчасы базасында поликультуралы белем бирү моделен сынап карау өчен эксперименталь мәйданчыклар булдырылды.

XXI гасыр мәктәбенең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән ук ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша милли-интеллектуаль элита формалаштыру.

Белем бирү оешмаларының потенциалын үстерү, югары сыйныф укучыларының активлыкларын арттыру максатыннан мәктәпләрдә “Лидерлык нигезләре” программасы тормышка ашырыла.

116 лицей базасында республикабызга бердәнбер Константин Хабенский исемендәге иҗат мәктәбе ачылган. Анда татар сыйныфларында белем һәм тәрбия алучы балаларның да йөрүе, әлеге юнәлештә тәрбия алулары – куанычлы хәл.

Римзил Вәли. Ә хәзер Казан шәһәренең беренче гимназиясе директоры Гөлфия Шәмсиеваның фикерләре белән танышыйк.

Гөлфия Шәмсиева. Татар мәгарифен саклап калыр өчен төп үзәк булып, мәктәп һәм балалар бакчалары тора. Мин мәктәп директоры буларак, үзебезнең мәктәп турында кыскача сөйләп китәм. Тиз үзгәрүче дөньяда үзгәрмичә яшәп булмый. Милли гимназияләргә бу сүзләр туры килә. Бер урында таптану ярамый.

Русия президенты Медведев тасвирлаган яңа мәктәптә мин үз гимназиябезнең чалымнарын тыям. Беренче гимназия – элеккеге 35нче мәктәп нигезендә барлыкка килгән гимназия. Бу бөтен республикага билгеле булган мәктәпләренең берсе.

Яңа стандартларга күчү өчен гимназиядә барлык шартлар да тудырылган. Аеруча информацион технологияләргә басым ясыйсым килә. Ерак 2001 елда информатизация фикерен милли гимназия җирлегенә кертүнең отышлы булуын вакыт дәлилләде.

Укучылар информацион-коммуникацион технологияләрне дәрес чараларында куллана, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә, киңәшмәләрдә катнаша. Барлык укыту кабинетларында интернетка чыгу мөмкинлекләре бар.

​Идарә итү эшчәнлегендә иң уңышлы фикерләрнең берсе – гимназияләренең белем порталын булдыру һәм аның виртуаль яшәве.

Хәзерге көндә гимназиядә педагоглар өчен барлык шартлар да тудырылган. Дүрт ел элек гимназия укытучылары өчен интерактив пультлар, интерактив такталар хыял булып торса, хәзер кечкенәләр өчен нетбуклар классы, олылар өчен җитди операцион системага ия булган ноутбук классы беркемне дә гаҗәпләндерми.

Милли гимназия, укучылары өчен мәгълүмат һәм иҗат, интеллектуаль һәм спорт үзәге булу белән, халыкның гореф-гадәтләрен, рухын, сәнгатен, мәдәниятен саклаучы белем баскычы ролен үти.

Гимназия бинасы 60нчы елларга караса да, укучыларның камил, төрле яклы үсеше өчен барлык шартлар да бар. Техниканың иң яңасы белән җиһазландырылган уку кабинетлары, лабораторияләр, ике спорт залы, виртуаль китапханәләр челтәренә тоташтырылган электрон формулярлы китапханә, республикада танылган музей.

Хәзерге көндә гимназиядә тагын бер яңалык кертелде. Безнең балалар электрон пластик карта кулланып, үзләренең ашаулары өчен түләү кертә ала.

Бала күп вакытын гимназиядә үткәрә. Аның физик сәламәтлеген кайгырту, саклау – педагогик коллективның төп бурычы. Сәламәт кеше генә тулы мәгънәдә бәхетле, җәмгыятьтә уңышлы шәхес була ала. Гимназиядә укучыларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан укыту эшендә инновацион технологияләр киң кулланыла.

Авыру сәбәпле йөреп укый алмаучылар өчен дистанцион укыту формасы кулланыла. Без алданрак скайп кулланып эшли идек, хәзер махсус видеосервер булдырдык.

Җәмгыятьтә үзгәрешләр һәрвакыт булып тора, безнең сәясәт белән шөгыльләнергә вакытыбыз юк, үз эшебезне эшлибез, көрәшеп утырырга вакытыбыз юк, көрәшне депутатлар алып барырга тиеш дип уйлыйбыз.

Безнең эшебез – балаларны укыту һәм милли тәрбия бирү, без ул бурычны намус һәм гаделлек белән башкарабыз.

Римзил Вәли. Югары мәктәпләрдә татар телен, туган телне өйрәнү, татарча техник гыйлем бирү турында технология университетында эшләүче Зилә ханым Махиярова сөйләде.

Зилә Махиярова

Зилә Махиярова

Зилә Махиярова. Югары мәктәпләрдә татар теле группалары ачылып, төп фәннәрне татар телендә укыту башланганнан бирле (ул гасыр башы иде, ике телдә укыту проблемасы күтәрелгән чор иде), татар телле шәхес булмасак да, татар телен өйрәнеп, педагогия, психология фәннәрен татар телендә укыта башладык.

Безнең төп максат – татар телендә укытуны дәвам итү. Ни кызганыч, бүгенге көндә татар телендә укыту кими башлады. Татар баласы татар телендә укырга артык теләк белдерми.

Монда килер алдыннан 4 төбәктә булып кайттым, татарлар укмашып яши торган Сарман, Мөслим, Норлат, Җәлил шәһәрләрендә булып кайттым. Бер төркем яшь укытучыларны алып бардык.

Мин психолог буларак, саннар белән эш итәм, 9, 10, 11 сыйныф укучылары белән очраштык, очрашу вакытында ничә баланың татар телендә укырга теләк белдергәнен санап чыгардык, ул 20% тәшкил итте.

Бу начар сан түгел. Әгәр дә югары сыйныф укучыларының 20%ы татар телендә укырга ризалык белдерә икән, бу яхшы күренеш. Борынгы заманда яшәгән Сократның, һәр милләтнең алга таба прогрессив үсешен тәэмин итүче 5% элитасы бар, дигән сүзен искә алсак, шушы 20%тан без 5% профессиональ дәрәҗәдә укып чыккан шәхесләрне үстерә алабыз әле.

Безнең милләтебезнең алга таба үсешен алар тәэмин итәчәк. Икенчедән, бу эшне башкарып чыгу өчен безгә укытучылар әзерләргә кирәк. Татар телле татар яшьләреннән физиклар, математиклар хәзерләргә кирәк.

Мин шунда килер алдыннан хезмәт базарындагы вазгыять белән кызыксындым. Русия күләмендә физика, информатика белгечләре аеруча сорала икән. Моның өчен безгә туган телне, рус телен һәм берничә чит ил телләрен белергә кирәк.

Бүген ана телен мәктәпләрдә укытырга кирәк дигән сүз әйтелде. Юк, мин сезгә психология белгече буларак әйтә алам, бала туган телендә бер яшьтән сөйләшә башлый. Шулай булгач, баланың туган теле гаиләдә ачыла. Балаларның туган телен гаиләдә ачтырабыз икән, алар балалар бакчасындамы, мәктәптәме, югары уку мәктәбендәме туган телләрен үстерү өчен эшләячәк.

Моның өчен югары уку йортларында бик күп гамәлләр башкарырга кирәк. Мәсәлән, технология университетында да татар телендә техник фәннәрне укырга теләүчеләр көннән-көн кими. Ләкин без инглиз теле факультетында гарәп теле группасын җыйдык. Шул гарәп теле группасында яшь 28 яшьлек татар егете гарәп телен өйрәтә.

Римзил Вәли. Еш кына урта мәктәпләрдә татар телен куллану чамалы булгач, югары мәктәптә бөтенләй татар теленә урын калмау турында әйтелә. Ә кайбер оешмаларда моның дөрес булмавы күренә.

Казан төзелеш академиясендә ничә ел инде “Фән һәм тел” дип аталган журнал чыга. Аның баш мөхәррире, профессор Рәшит Шакирҗанов Казан шурасы җыелышына “Фән һәм тел" журналының соңгы ике санын алып килгән иде. Баштарак аңа игътибар итмәделәр һәм алар өстәлдә өелеп кала башлады. Рәшит Шакирҗанов чыгыш ясаганнан соң әлеге журналны ярыша-ярыша бүлеп ала башлаганнар.

Рәшит Шакирҗанов

Рәшит Шакирҗанов

Рәшит Шакирҗанов. Быел безнең университетта татар телен укыта башлаганга егерме ел туа. Шул вакыт эчендә алты йөздән артык татар телендә укыган магистр әзерләп чыгардык. Элегрәк һәр елны ике төркем ала идек, хәзер берәр төркем алабыз. Студентларны татар телендә 21-22 фәндә укытабыз. Без татар телен укытмыйбыз, без фәннәрне татар телендә укытабыз.

Әгәр дә безнең институтка игътибар итсәгез, безнең ректорыбыз – татар, ике проректор – татар, кафедра мөдирләренең күбесе – татар. Татар телендә укытучыларыбыз күбесе авыл мәктәпләрен тәмамлаган.

Без “Фән һәм тел” журналын авырлык белән чыгарабыз. Акча табу мәсьәләсе кискен тора. Фәндә без башта эксперимент аша, яки сораулар аша без нәрсәдер китереп чыгарабыз. Аннан соң аны эшкәртеп, ягъни теоретик юл белән тәгълиматлар эшлибез. Аннан соң аны кулланабыз. Татар теле һәм фән бер үк телдә эшли. Шуңа күрә татар теле бетәчәк дигән сүзгә ышана алмыйм.

Гаиләдә татар телендә генә сөйләшергә кирәк. Татар телендә сөйләшсәң генә, киләчәктә татар теле яшәячәк.

Римзил Вәли. Казан шурасында яңгыраган менә шундый чыгышлар милләт һәм мәгърифәт турында конкрет тормыш үрнәгендә фикер йөртү мөмкинлеген раслый. Белеп сөйләсәң, аңларга да, эшләргә дә җиңелрәк була.

Мөгаен, Казан шәһәрендә милли үсеш, мәгърифәтнең торышын белергә теләүче дә, моңа кадәр аңлатып бирүче дә сирәк очрагандыр. Чөнки монда яңгыраган фактлар Казан шурасына килгән кунакларны бераз гаҗәпләндерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG