Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Сайлау гаделсезлекләренә көчле протест белдерүләрдән соң, Кремль бераз йомшарса да, яңадан сайлау үткәрүне кире кага.

Узган шимбәдә Русия буйлап Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле иң зур протест чаралары узганнан соң, Кремльнең илдәге ризасызлык белдерүчеләргә мөнәсәбәте үзгәргәнгә охшый.

Мәскәүдә берничә дистә мең кешене җыйган митингның икенче көнендә, якшәмбе Урыс православ чиркәве хакимиятне оппозициянең таләпләренә “тиешле һәм ачыкча” җавап бирергә чакырды. Оппозициянең төп таләпләреннән берсе исә сайлауны яңадан үткәрү. Рус православ чиркәве моңарчы һәр мәсьәләдә Кремльне хуплап килә иде.


Шулай ук якшәмбе президент Дмитрий Медведев Facebookта сайлаудагы хәрәмләшү гаепләүләрен тикшереләчәген белдереп чыкты.

Дүшәмбе элекке финанс министры Алексей Кудрин сайлаудагы җитешсезлекләрне әйтеп яңа уң либераль демократик фирка оештыруда катнашырга әзер булуын белдерде.

Алексей Кудрин

Алексей Кудрин

“Бу сайлау либераль, демократик кыйммәтләрне яклаучы сәяси көчләр, структуралар кытлыгын күрсәтте. Бу кытлык бер ел, хәтта ярты ел элек күз алдына китергәннән дә зуррак булып чыкты. Шуңа күрә бу кытлык шул кадәр мөһим һәм шундый структура булдыру ихтыяҗы шул кадәр зур ки, ул төзеләчәк тә”, диде Кудрин.

Кудрин шулай ук либерал һәм демократик көчләрнең туплана башлавын фаразлап бу эштә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Кремльнең соңгы көннәрдәге адымнары ачуы чыгып узган шимбә митингына җыелган һәм 24 декабрьдә тагын да зуррак митинг үткәрергә әзерләнүче урта сыйныф белән мөнәсәбәтләрне җайларга тырышуын күрсәтә.

Әмма аналитиклар Кремльнең бу адымнары инде бик соңга калган һәм артык кечкенә дигән фикердә. Бигрәк тә аның сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгарырга җыенмавын исәпкә алганда.

Петербур сәясәт вакыфын җитәкләүче Михаил Виноградов: “Якшәмбе-дүшәмбе вакыйгаларына күз салсак, хакимиятнең мондый зур митинглардан һәм таләпләрдән үзен бик тә уңайсыз хис итүен күрәбез. Аларның моңа җавабы әле тулысынча әзер түгел. Күрәсең алар оппозиция белән тулы диалогка әле әзер түгел. Һәм алар вакытны бераз сузарга тели. Күп нәрсә протестларның нинди юлдан китүенә бәйле. Алар артырмы яки таркалырмы? Әгәр дә протестларның төп сәбәбе сайлаудагы гаделсезлекләр булудан бигрәк Путинның президент урынына кире кайтуын теләмәү булса, протестлар үсә барырга мөмкин, ди.

Дмитрий Песков

Дмитрий Песков

Путин исә шимбә митингыннан бирле берни дәшми. Аның сүзчесе Дмитрий Песков кына: “Без анда әйтелгәннәрне ишетәбез һәм тыңлауны дәвам итәчәкбез”, диде.

Медведевның митингта әйтелгәннәр белән килешмәсә дә хәрәмләшү гаепләүләрен тикшерергә кушуы турындагы белдерүе ризасызларны тынычландырмады.

Элекке вице-премьер, хәзер оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцов Медведевның бу сүзләрен “мыскыллау” дип атады.

24 декабрьдә 50 мең кешелек митинг үткәрү өчен рөхсәт сораучы оппозиция сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарып яңа сайлау үткәрүне, Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуровның вазифадан китүен һәм сайлауда барлык фиркаләрне дә катнаштыруны таләп итә.

Шулай да шимбәдән соң вәзгыять шактый үзгәрде. Беренче телевидение каналы Немцов белән интервью күрсәтеп аны оппозиция җитәкчесе буларак тәкъдим итте. Дәүләт карамагындагы башка каналлар да ул демонстрациядән репортажлар күрсәтте.

Әмма анда “Путинсыз Русия” дигән шигарьләр күрсәтелмәде.

Всеволод Чаплин

Всеволод Чаплин

Рус православ чиркәвенең протестчыларны яклап сүз әйтүе дә шаккатыргыч хәл булды. Протоирей Всеволод Чаплин демонстрациячеләр “бик җитди сораулар да күтәрде, хакимият өчен уңайсыз сораулар. Хакимият аларга тиешенчә һәм ачыкча җавап бирер дип өметләнәбез”, диде.

Кудринның дүшәмбе көнге белдерүе Русия президенты идарәсе рәис урынбасары Владислав Сурковның узган атнада әйткәннәрен искә төшерде. Сурков шәһәрләрдәге урта сыйныфның борчу һәм өметләрен чагылдыру өчен Русиягә либераль сәяси фирка кирәклеген белдергән иде.

Ул яңа фирка Кремль контролендә булырмы һәм ул ризасызларны тынычландырырмы, әлегә билгесез булып кала. Узган җәйдә Кремль “Правое дело” фиркасенә миллиардер эшмәкәр Михаил Прохоровны димләгән иде инде. Әмма Сурков белән Прохоров арасындагы каршылык сәбәпле Прохоров ул фирка җитәкчелегеннән дә, фиркадән дә китәргә мәҗбүр булды.

Михаил Прохоров

Михаил Прохоров

Дүшәмбе көнне исә Прохоров 2012 елгы президент сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуын игълан итте. Күптәннән Кремль белән якын мөнәсәбәтләрдә торган Прохоров оппозициягә комачаулау өчен генә кулланыламы, яки чыннан да оппозиция ягына күчәме, анысы да әле билгесез.

Аналитиклар вәзгыять шулай тиз үзгәреп торганда сәяси элитаның таркалу билгеләре күренә, төрле төркемнәр үз мәнфәгатьләрен алга сөрә башлый ди.

Мәскәүдәге сәяси тикшеренүләр үзәге аналитигы Борис Шатилов: “Хәзер, хәлләр хакимият өчен начар якка үзгәрә башлагач, минемчә, хакимияттәге элитаның кайбер өлешләре контрольдән чыгып үз уенын уйный башлады. Әгәр дә телевидение һәм радиода булган хәлләрне карасаң, ризасызлык белдерүчеләргә мәгълүмат ярдәме булганлыгы күренә”, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG