Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарлар килә!” дисеннәр


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында катнашучылар
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында катнашучылар

Шимбә көнне, 10 декабрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Татарлар укмашып яшәгән барлык төбәк вәкилләре катнашкан бу утырыш алдыннан Конгрессның даими комиссияләре агымдагы эшләргә анализ ясады, тәкъдимнәр әзерләде.


Соңгы елларда гадәткә кергән тәртип белән, ел ахырында Конгресс башкарма комитетының җыелышы киңәйтелгән рәвештә уздырыла. Башкарма комитет составында 40тан артык әгъза булса, шуларга өстәп тагын 100гә якын милли оешма вәкилләре чакырыла.

Сулдан уңга - Ринат Закиров, Юрий Камалтынов, Зилә Вәлиева
Сулдан уңга - Ринат Закиров, Юрий Камалтынов, Зилә Вәлиева
Аларның күпчелеге Татарстаннан чит төбәкләрдән. Чакырылган кунаклар Казан белән таныша, мәдәни чараларда катнаша, аларны кунакханә, автотранспорт белән тәэмин итәләр. Шуңа күрә бу җыелышларны ел саен үткәрелә торган Конгресс корылтае дип санарга мөмкин.

Быелгы утырыш бигрәк тә мул һәм ямьле үтте. Анда Русия федерациясе һәм БДБ илләрендәге барлык татар милли оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Шимбә көнне иртән мәдәният, фән һәм милли мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, эшмәкәрлекне үстерү комиссияләре махсус утырышларын үткәрде.

Дин эшләре комиссиясе – Ислам университеты бинасында, халыкара багланышлар һәм кеше хокукы комиссиясе, татар милләтенең стратегик үсеше комиссиясе “Казан” милли-мәдәни үзәгендә җыелды.

Комиссияләрнең эшендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Мәсәлән, мәгълүмат чаралары комиссиясен “Татарстан-Яңа Гасыр” телекомпаниясе җитәкчесе, Дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов җитәкли.

Төштән соң “Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залында Башкарма комитет утырышы ачылды. Анда Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Татарстанның эшкуарлык агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов катнашты.

Сулдан уңга - Раил Әсәдуллин, Фәрит Уразаев, Фәүзия Бәйрәмова, Гөлназ Шәйхетдин, Фәрит Мифтахов
Сулдан уңга - Раил Әсәдуллин, Фәрит Уразаев, Фәүзия Бәйрәмова, Гөлназ Шәйхетдин, Фәрит Мифтахов
Утырыш ачылганда, Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов утырышта катнашучыларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләрен һәм теләкләрен җиткерде.

Ул президентның, кая гына барса да, татар оешмалары белән очрашуы турында әйтте. Киләчәктә республиканың татар милли үсешенә игътибары тагы да артачак, диде президент ярдәмчесе.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ринат Закиров үзенең ярты сәгатьлек чыгышында соңгы елда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Вакыйгаларга бай булып тарихка керәчәк бу елда татарлар яшәгән төбәкләрдә бик күп мөһим чаралар үткәрелгән. Ә киләсе елга тагы да зуррак чаралар көтелә.

2012 елда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае, Владивостокта XII федераль Сабан туе, Пенза өлкәсендә III Бөтенрусия авыл Сабан туе, шулай ук киләсе елда дин әһелләре форумы, V Бөтендөнья татар яшьләре җыены үткәреләчәк.

Конгресс эшчәнлегендә күптәннән катнашкан фидакарь шәхесләр әле дә мәдәният, мәгариф, дин эшләре белән даими шөгыльләнә. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе шундыйларның берсе, Иваново өлкәсе мөфтие һәм милли-мәдәни оешма җитәкчесе Фәрит Ляпин белән сөйләште.

Фәрит хәзрәт Ивановода оештырылган Яшьләр театры турында горурланып һәм мавыгып сөйләде.

Тамир Алимбаев (уртада), Фәхретдин Канюкаев (уңда)
Тамир Алимбаев (уртада), Фәхретдин Канюкаев (уңда)
Башкарма комитетының утырышында Татарстанның чит төбәкләр белән хезмәттәшлеге хупланды, ә башкарма комитетның еллык эшчәнлеге югары бәя алды. Утырышта конгресс комиссияләре җитәкчеләре хисап тотып, бүгенге утырышта әйтелгән тәкъдимнәрне игълан итте.

Тәнәфес алдыннан бигрәк тә нәтиҗәле эшләгән оешма вәкилләре һәм фидакарь шәхесләргә Татарстанның мактаулы исемнәре, Конгрессның югары бүләкләре тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында “Халкым минем” тапшыруының алып баручысы Ләйсән Садретдинова һәм “Казан” бию ансамбле артистлары да бар.

Тәнәфестән соң утырышта төбәкләрдән килгән вәкилләр чыгыш ясады, утырышның резолюциясе кабул ителде. Монда ясалган чыгышлар һәм әйтелгән фикерләр киләсе тапшыруларда “Азатлык” тыңлаучыларына һәм сәхифә укучыларына тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG