Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары корылтае 17 февральгә күчерелде


 Уфа татарлары җыелышы
Уфа татарлары җыелышы

“Башкортстан татарлары” шурасының 12 декабрьдәге утырышында корылтай җыю вакытын 23 декабрьдән 2012 елның 17 февраленә күчерү турында килешенде.


“Башкортстан татарлары” рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, корылтайны җыю хакимиятләр белән шушы елның 23 декабренә килешенгән булса да, районнарда яшәүче татарлар аны соңрак вакытка күчерүне сораганнар.

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
Шулай эшләнмәсә, районнарда үтәчәк хисап-сайлау конференцияләре фәкать Уфага делегатлар сайлау конференциясенә әйләнәчәк, ә урындагы татар милли проблемары буенча фикер алышулар читтә калачак, диләр икән районнарда яшәүче татар вәкилләре.

“Башкортстан татарлары” рәисе Рамил Бигнов, корылтайны үткәрү вакытын күчерү кирәклегенең тагын берничә дәлилен китерде.

Рамил Бигнов
Рамил Бигнов
"Татар җыены бер “галочка” өчен генә үткәрелә тоган чара булып калмасын, Башкортстан татарларының тормышында зур роль уйнасын өчен, безгә республика телевидениесендә мәгариф, мәдәният, тел проблемалары буенча түгәрәк өстәлләр рәвешендә тапшырулар оештырырга кирәк", диде ул.

"Ә инде җыенның яңа датасына килгәндә, республика җитәкчелеге белән ул мәсьәләне хәл итү авыр булмаячак", диде Рамил Бигнов.
XS
SM
MD
LG