Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүматларны эшкәртү үзәге Путинга сораулар кабул итә башлады


Русиядә мәгълүматны эшкәртү үзәге 15 декабрьгә планлаштырылган «туры элемтә» алдыннан премьер-министр Владимир Путинга сораулар кабул итә башлады.

Ел саен оештырыла торган «Владимир Путин белән сөйләшү» тапшыруы «Россия 1», «Россия 24» телевизион каналлары һәм «Маяк», «ВестиFM» һәм “Россия радиосы”нда атнакич сәгать 12дә башланачак.

Мөгаен Путиннан парламент сайлавыннан соң илдәге гомум акцияләр барышында оппозиция таләпләренә карата мөнәсәбәте белән кызыксынырлар. Президент Дмитрий Медведевтан аермалы буларак Путин әлегә оппозиция таләпләренә үз карашын белдермәде.
XS
SM
MD
LG