Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский президентлыкка намзәт буларак тәкъдим ителде


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский
Русия либераль демократик фиркасе ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Русия президентлыгына намзәт итеп чыгарылды. Бүген фирканең Мәскәүдә үткән корылтаенда күпчелек аның өчен тавыш бирде.

Жириновский корылтайда чыгыш ясап Дума сайлавы нәтиҗәләре белән килешмәвен, шулай да оппозиция митингларына кушылмаячагын белдерде.

Жириновский хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасе 35 проценттан кимрәк тавыш җыйган төбәкләрнең башлыкларын гадел сайлау үткәргән өчен бүләкләргә тәкъдим итте.

Элегрәк президент вазифасына намзәт буларак премьер-министр Владимир Путин, “Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов тәкъдим ителгән иде. Шулай ук оппозицион сәясәтче Эдуард Лимонов һәм эшмәкәр Михаил Прохоров та намзәт булырга җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG