Accessibility links

Иранда 15 кеше АКШ һәм Израил өчен күзләүдә гаепләнә


Иранда 15 кешегә АКШ һәм Израил файдасына күзләү эшләре белән шөгыльләнү гаепләве белдерелде.

Бу турыда рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы белдерә. Гаепләнүчеләрнең исемнәре, аларның кайда, ничек кулга алынуы әйтелми.

Элегрәк Иран хакимияте берничә тапкыр АКШ файдасына күзләү эшләрендә шикләнелүчеләрнең тотылуы турына белдергән иде.

Бүген Тәһран АКШның күптән түгел Иранда тотылган пилотсыз очкычын кире кайтару таләбен үтәүдән баш тартты.

Иран саклану министры Әхмәд Вәһиди АКШ Иранның һава чикләрен бозып кергән өчен гафу үтенергә тиеш диде.

Тәһран бу очкыч Иранда күзләү эшләре алып барган ди.
XS
SM
MD
LG