Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:20

Европа парламентында Европа Берлеге белән килешүдән баш тартучы Британия тәнкыйтьләнде


Бүген Европа парламентында Европа Берлеге илләрендә бюджет сәясәтен кырыслату турында яңа килешү мәсьәләсе каралды.

Европа парламентындагы күпчелек төркемнәр Британияне тәнкыйтьләп чыгыш ясады. Узган атнада Европа Берлеге саммитында британ премьеры Дэвид Кэмерон бу килешүне хуплаудан баш тарткан иде.

Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу һәм Европа берлеге шурасы башлыгы Һерман ван Ромпей килешүне берлектәге 27 илнең 26-сы хуплау да зур уңыш дип депутатларны тыйнаграк булырга чакырды.

Франция һәм Германия тәкъдим иткән план берлек илләрендә бюджет сәясәтен үзара килешебрәк алып баруны күздә тота. Бу чаралар бурычлар кризисыннан котылу өчен әзерләнә диелә.

XS
SM
MD
LG