Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Ихсан Кырымлы белән хушлашуга Төркиягә Кырымнан вәкилләр килде


Әнкарада вафат булган кырымтатар җитәкчесе Әхмәт Ихсан Кырымлыны җирләүдә катнашу өчен Төркиягә Кырымнан Кырымтатар мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмил җитәкчелегендәге төркем килде.

Төркиядәге кырымтатар ярдәмләшү һәм мәдәният җәмгыяте җитәкчесе, Төркиянең күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклсесе, “Украина-Төркия” җәмгыяте рәисе Әхмәт Ихсан Кырымлы 11 декабрьдә вафат булды. Аңа 91 яшь иде.

Кырымлы белән хушлашырга Украинадан килгән төркемдә Бөтендөнья кырымтатар халык конгрессы рәисе Рифат Чубаров та бар.

Әхмәт Ихсан Кырымлы чәршәмбе, 14 декабрьдә Төркиянең Балыкәсир шәһәрендә җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG