Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга сүз тидергән җитәкчеләр эшеннән алынды


Русиядә сайлаудан соң хәлләр тынычлана дип әйтергә иртәрәк кебек. Бүген “Коммерсант” нәшрият йорты хуҗасы ике абруйлы җитәкчене эшеннән алды. Аңа “Коммерсант-Власть” журналында Путинга карата сүгенү сүзе язылган фото ошамаган.


“Коммерсант” нәшрият йорты хуҗасы олигарх Алишер Усманов “Коммерсант-Холдинг” генераль директоры Андрей Галиев һәм “Коммерсант-Власть” журналы баш мөхәррире Максим Ковальскийны азат итте. Аның сүзләренчә, журналның соңгы санындагы кайбер язмалар журналистика этикасын бозу булып тора.

Усмановны аеруча да премьер-министр Владимир Путинга кагылышлы фотоның басылуы борчуга салган. Ул бу хәлне “кече хулиганлыкка” якын хәл буларак бәяләде.

Ковальский “Азатлык” радиосына үзенең эштән азат ителүен раслады.

“Аңлавымча, сәбәп соңгы санда. Анда сайлау турында язылды һәм аның күп өлеше хәрәмләшүләргә багышланган иде”, ди ул.

Лондонда сайлаучы Путинны җәһәннәмгә җибәргән

“Коммерсант-Власть” журналының бу шау-шу тудырган саны “Единовброслар җиңүе” дигән тема белән чыга һәм басманың тышында сайлау кәгазьләре сала торган тартмага премьер һәм президентлыкка намзәт Путин карап тора.

Алишер Усманов
Алишер Усманов
Әмма Усмановка аеруча да Путинга карата мыскыллау сүзе язылган фото ошамаган. Ковальский исә сайлаудагы хәрәмләшүне ачыктан-ачык күрсәтүче бу фотоны бирү мөһим булуын әйтә.

“Алишер Усмановның кечкенә хулиганлык нигезендә мәхкәмәгә шикаять итү мөмкинлеге турында әйтүе, күрәсең, басмадагы сайлау кәгазенең фотосы бирелүе белән бәйле. Анда Путин “ераккарак олактырыла”. Лондонда Русия илчелегендә тавыш бирүче бер сайлаучы сайлау кәгазендә шундый язу калдырган, шул ук вакытта “Яблоко” фиркасе каршындагы шакмакка тамга куйган. Канун нигезендә, әлеге сайлау кәгазе кабул ителергә тиеш, чөнки бер партия исеме каршысында билге тора, ә калганнарында берни юк. Шуңа да карамастан, сайлау кәгазе кануни түгел дип табылды. Без әлеге сайлау кәгазенең фотосын урнаштырдык һәм хәрәмләшү фактын рәсмиләштердек”, ди ул.

Ковальский сүзләренчә, элегрәк аңа бернинди басымнар да, өйрәтүләр дә булмаган. Ул шактый ирекле рәвештә эшләвен әйтә.

Усманов сүзендә тормады

Усманов бу фотоны бастырган өчен Ковальскийны мәхкәмәгә шикаять итә алуын әйтә.

Үзбәкстанда туган 58 яшьлек Усманов 2006 елның августында «Коммерсант» нәшрият йорты хуҗасы була. Белгечләр аның бу адымын «Газпром» ихтыяҗларын канәгатьләндерү буларак бәяләде. Бу нәшрият йорты аңа 200 миллион долларга төште.

Моннан тыш, ул Gazeta.ru сәхифәсен һәм тагын берничә тапшыруны үз контролендә тота. Шулай ук Facebook һәм Twitter социаль челтәрләрендә өлеше бар.

Элегрәк Усманов “Коммерсант”ның эчтәлегенә кысылмавын әйткән иде.

Соңгы хәлләргә протест йөзеннән “Коммерсант” йортының генераль җитәкчесе Демьян Кудрявцев эштән җибәрүне сорап гариза язган.
XS
SM
MD
LG