Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

“Безнең гәҗит” белән “Азатлык” радиосы арасында иҗади хезмәттәшлек алып барыла. Әгәр сәясәттә, мәгълүмат дөньясында ниндидер тетрәнү булса, аны аңлар һәм аңлатыр өчен бу популяр басманың баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә утырып киңәш тотабыз. Бу юлы да шулай булды.


– Әле генә сайлаулар узып китте. Кемнәрдер кайгырды, кемнәрдер тавышланды. Сөенгәннәре дә бар. Мәсәлән, “Гадел Русия” фиркасе. Мәскәүдә демонстрантлар белән полиция тартышлары ешаеп китте. Ә иртән федераль каналларын ачып җибәрсәк, анда тып-тыныч мәдәни чаралар булып ята. Ә Татарстанда ничек икән? Нәрсә борчый?

– Дөресен әйткәндә, телевизор карамыйм. Мәгълүматны интернеттан алам, сезнең радионы күзәтеп барам. Шулай ук “Эхо Москвы” радиосын тыңлыйм. Соңгы вазгыять мине борчып алды.

Кичә Мәскәүдәге вакыйгаларга күрә төп тапшыруыбыз – “Время” программасын тоташтырдым, андагы яңалыкларны чагыштырдым. Телевидениедә бөтенләй башка тормыш.

Интернет бүген ирекле. Газетабызның узган атнада чыккан санында зур мәкалә чыкты: “Интернетны авызлыклауларга мөмкин?” Киләчәктә интернетта шулай ук сүз иреген чикләү мәсьәләсен хәл итәргә тырышачаклар. Чөнки алдагы сайлауларда ничек буласын бу сайлаулар күрсәтте.

Мин 90нчы елларда, демократия чорында формалашкан журналист буларак ул сүзне һич кенә аңлый алмыйм. Урысчасы “управляемая демократия” – идарә ителә торган демократия. Идарә ителә торган дигән сүзне куярга буламы соң? Демократия демократия инде. Демократия канун белән генә идарә ителә ала. Безгә әле андый хәлгә шактый ерак.

– Сезнең тормышта демократияне кысу чагыламы?

– Юк. Без кычкырышабыз, талашабыз. Миңа ирек бирмиләр, дип әйтә алмыйм. Мин тулысынча теләгәнне яза алам. Сайлау алды чорында да мин “Азатлык” радиосының иң затлы, иң сәяси материалларын сайлап алып бастырам.

Җыр-бию белән генә яшәп булмый бит. Сәясәт тә, кыю сүз дә кирәк. Ләкин курку башымда утырган. Миңа да нокта кую турында сүз әйтмәсләрме?

– Интернетны тыю-тыймау турында канун проекты Думада тәкъдим ителгәч, Медведев та моңа каршы чыккан иде. Интернетны бер ил генә ябып куя алмый. Кытай да томалап куя алмый, дип чамалыйбыз.

– Хәзер Путин хакимияткә килгән замандагы Русия юк инде. Бүген авыз-колакны томалап кына, шөрепләрне борып кына кискен сәяси мәсьәләләрне хәл итә алмаячаклар.

Мондый гамәлләр халыкның ачуын кабартачак. Шулай да ризасызлык акцияләре Татарстанда, Башкортстанда һәм башка милли республикаларда киң күтәрелеш алыр дип мин фараз итмим. Чөнки телебезне кысалар, 309нчы законны гамәлгә кертәләр, татар мәктәпләре кыскартыла. Без бит моны тавышсыз “йотып” җибәрәбез.

– "Бердәм Русия" Татарстанда бик күп тавыш җыйды бит. Ә менә Самар өлкәсе 40%тан бераз артык тавыш биргән. Ни өчен милли республикалар яхшы тавыш бирә хакимият партиясенә?

– Икеле, өчле стандарт дигән әйбер китте. Мин таныш-белешләремнән сораштырам, сез кем өчен тавыш бирдегез дип. Сайлауларның ничек үткәнен бөтен кеше белә, анда нинди хәрәмләшүләр булганын да.

“Безнең гәҗит”кә бик күп хатлар, шикаятьләр килә. Шикаятьләр аноним. Зинһар өчен Илфат Фәйзрахманов безнең авылга кайтып, тормышыбызны өйрәнсен, югыйсә үзебез иртәгесе көн өчен куркып яшибез, диләр.

Шундый менталитет, шундый система булгач, сайлау нәтиҗәләре шулайрак була. Әгәр җитәкче әйткәнчә сайламасаң, синең шәхси проблемаларың башлана.

– Монда хакимият һәм система гаеплеме, әллә кешенең рухы сынганлыгы, куркаклыгы, наданлыгымы?

– Кешенең битарафлыгы, куркаклыгы беренче урында. Бүгенге кеше ваемсыз, армия мәсьәләсен генә карагыз, табутларга салып кайтаралар егетләрне. Кайткан мәетләрне елашып бергә күмәләр.

Аллага шөкер, минең малаем юк дип сөенә башкалары. Нигә табут кайткан авыл халкына бердәм булып, хәрби комиссариатка хат язмаска?

Нигә 18 яшьлек малаен күмгән ата-ананың гына проблемасы булырга тиеш ул? Ул уртак проблема булырга тиеш. “Ватан”, “гаилә” дигән төшенчәләр яшәмәсә, гражданлык позициясе дә була алмый. Бездә әлегә гражданлык позициясе юк.

– Хакимият ул халык күпме рөхсәт итсә, шулкадәр үзенчә эшли, ул канунга карап тормаска да мөмкин. Димәк халыкның милли, сәяси аңын үстермичә, бернинди алга китеш булмаячак.

– Мин бер сер әйтәм. Зюганов һәр сайлауны Советлар Берлеге җимерелгәннән соң иң пычрак сайлаулар монысы дип бәяләде. Соңгысын да шулай дип әйтте.

Чыннан да пычрак сайлаулар булды. Миңа берничә таныш журналист, “Бердәм Русия”не яклап, коммунистларны сүгә торган берәр әби-бабай табып бир әле, дип мөрәҗәгать итте.

– Татарстан “Бердәм Русия”не яклау нисбәтеннән 8-9нчы урынга күчте. Әлбәттә, Чечняны, Дагстанны куып тотып булмый. Ләкин барыбер Самар белән чагыштырып булмый. Сәбәбен ничек итеп аңлатабыз? Халыкның куркаклыгы беләнме?

– Куркаклыгы гына түгел. Без электән яхшы патшалар насыйп итсен дип дога кылып яшәгәнбез. Безнең халык көтү рәвешендә яшәргә күнеккән.

Римзил Вәли һәм Илфат Фәйзрахманов

Римзил Вәли һәм Илфат Фәйзрахманов

– Бу сөйләшүне туган авылымдагы аксакаллар тыңласа, шулай дип әйтер мөгаен: начармыни бу сайлаулардагы нәтиҗә? Татарстан, яки Башкортстан җитәкчеләре нәрсәне кушкан, халыклар шуны эшли.

Мәскәүдәнме, чит илдәнме килгән башка карашлар аларны кызыксындырмый. Ягъни бу сайлауда тавыш бирү федераль сәясәтне хуплау түгел, ә үз районыңның һәм үз республикаңның хакимиятен яклап, аларда таяныч табарга омтылу.

Рөстәм Миңнеханов та сайлауга бер көн калгач, мин сезгә таянам, мин әйткәнчә сайлагыз, дип мөрәҗәгать итте. Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшин дигән кешеләргә халык каршы чыкмый. Күпме халык шушы исемнәргә генә ышанып, тавышын бирә!


– Каршы булу оппозиция булдыру дигән сүз түгел. Чыннан да республикада җитәкчеләрне элек-электән хөрмәт иттеләр. Әмма мин битарафлык, Мәскәүдән килгән һәрнәрсәгә ризалашып утыру белән килешеп бетә алмыйм.

Татар матбугатын гына алыйк. Сайлау алды кампаниясен анализласак, мин сайлау алды компаниясендә ниндидер социологик тикшеренүләр, мониторинглар, реаль тормыш, реаль позиция күрсәтелде, дип әйтмәс идем. Стадион ачылды икән, аны аерым фиркагә бәйләп, аерым фирканең казанышы дип әйтү дөрес түгел бит.

– Әлбәттә, мәгълүмат чараларының сүзләре истә кала. Без нинди фиркане күрдек экраннарда, телевидениедә?

– Безнең бердәнбер фиркабез бар.

– Сезнең газетыгыз каршымы соң аңа?

– "Безнең гәҗит" бер фиркагә дә каршы түгел. Минем ниятем бер: журналист партиясез булырга тиеш дип саныйм. “Безнең гәҗит” тегеләргә дә, боларга да тигез карап, тарафсыз, тигез мөмкинлекләр тудырып, “Азатлык” радиосы кебек, фикер белдерү мөмкинлекләрен булдырырга тиеш. Менә бу демократик казаныш булыр иде.

– Димәк, гади халыкның шактый өлеше “Безнең гәҗит”не һәм башка матбугатны карый, яза, ышана. Ә яшьләр? Хәзер бит газетлар радиога әйләнә, радио телевидениегә әйләнә. Хәзер “Азатлык” радиосын да интернеттан тыңлау җайлырак.

“Комсомольская правда”ның, Уфада чыгучы “Кызыл таң”ның да радиосы бар. Халыкны күбрәк нәрсә кызыксындыра? Интернеттагы аудио, видеомы? Фотографияме, газеттагы текстмы? Әллә кәгазь белән китереп биргәнеме?


– Бик кызыклы чорда яшибез. Бүген “Безнең гәҗит” газет басмалар арасында иң яхшы сайтны тотып тора. Аны мактыйлар. Безгә керүчеләр бик күп.

Вакыт белән алда барып, вакытны узып эшләгән кеше генә отачак. Безнең планнар бик зур, наполеоннарча. Кызыклы кешеләр белән очрашабыз, интервьюны видео-блогта куябыз.

“Азатлык” радиосы белән бергә эшләрбез, Алла боерса, бу хезмәттәшлек дәвам итәр. Анда бераз үзгәрешләр була икән. “Азатлык” радиосы үзенең форматын, эчтәлеген саектырмас дип өметләнәм. Чөнки “Азатлык” радиосы – безнең төп таянычыбыз.

– “Азатлык” радиосында гына түгел, гомумән милли матбугатта зур эпоха тәмамланды. Хәзер интернет көчәйде, электрон каналлар күбәйде.

Эчтәлек ягыннан безнең медиалар кая барыр соң? Һәркайсысының үз юлы, үз кыйбласы. Гомумән әйткәндә, безне берләштерүче нәрсә бармы?


– Бар дип тә әйтә алам, юк дип тә әйтә алам. Без әлеге вакытта мәгълүматны рус телле чыганаклардан алабыз. Татар чыганаклары булсын иде. Ни өчен мин мәгълүматны рус телендә табып, аны тәрҗемә итәргә тиешмен?

“Безнең гәҗит” хәзер медиа базарында үз дәрәҗәсен яулап алды. Ләкин бүгенге мәгълүмат тотрыкланды. Күп кенә гәҗитләр ябылды. Бүген кем яши ала, кем укучысы янында, шулар гына исән калды.

– Шулай итеп татар матбугаты бераз гына белем, бераз гына ял биреп, милләткә борып, берьюлы хәзерге сәяси вазгыятькә дә җәлеп итәргә тырыша.

– Без халыкның уянганын көтәргә тиеш түгел, без аны уятырга тиеш. Мәсәлән, киоскларда “Безнең гәҗит”нең 3500 данәсе таратыла. Алар миңа акча да кайтармый, миңа чыгымлы эш. Ләкин мин халык өчен бу чыгымнарга барам. Чөнки, без халыкны уятмасак, аны кем уятыр?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG