Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров Путинның көндәшеме, ярдәмчесеме?


Михаил Прохоров
Михаил Прохоров

Кайбер күзәтүчеләр Прохоровның президент көрәшенә чыгуын оппозиция тавышларын бүлгәләү өчен Кремль оештырган дип фаразлый.

Күренекле миллиардер Михаил Прохоров Русиядә язын үтәчәк президент сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуын игълан итте. Әмма кайбер күзәтүчеләр Кремль белән күптәннән бәйләнештә торган Прохоров Путинга көндәш түгел, ә аңа каршы көчләрне болгатучы буларак кулланылырга мөмкин дигән шик белдерә.

Прохоровның бу белдерүе хәбәрләргә чыгу белән бер сәгать тә үтеп өлгермәде интернеттагы блогларда аны Путин көндәшләренең тавышларын бүлгәләү өчен чыгарылган Кремль курчагы дип гаепли башладылар.

Бу гаепләүләр ныклы дәлилләр белән расланмаса да, Прохоровка халыкны үз ягына тарту җиңел булмаячагын күрсәтте.

12 декабрьдә Прохоров сәяси хокукларның артуын таләп итүче урта сыйныфны үзенә җәлеп итәргә теләвен белдергән иде.

«Мин карар кылдым. Бу минем гомеремдәге иң мөһим карардыр, мөгаен. Хәтерләвегезчә, Кремль мине һәм беректәшләремне «Правое дела» алып ташлады. Без теләгәнебезгә ирешә алмадык. Мин ярты юлда тукталып кала торган кеше түгел», диде Прохоров.

Прохоров күптәннән хакимият белән якын бәйләнештә торучы эшмәкәр буларак мәгълүм. Узган җәйдә аның кыска вакытка «Правое дело» фиркасе җитәкчелегенә килеп китүе артында да Кремль тора дигән фаразлар киң таралган иде.

Сентябрь аенда фирканең сайлау алды корылтаенда эчке каршылыклар булып аны җитәкчелектән төшерделәр һәм ул фиркадән чыкты. Прохоров моның өчен президент идарәсенең башлык урынбасары Владислав Сурковны гаепләде.

Прохоров парламент сайлавыннан төшеп калырга мәҗбүр булды.

Бу юлы аңа сайлаучыларны үзенең Кремль курчагы түгеллегенә ышандыру күпкә кыенрак булачак. Прохоровның сайлау көрәшенә чыгуы Путин ярдәмчеләренең соңгы көннәрдәге күп кенә белдерүләре белән яраклашып килүе бу шикләрне тагын да арттыра.

Узган атнада Сурковның Русиягә «ачулы шәһәр җәмәгатьчелегенең» мәнфәгатьләрен чагылдыручы яңа либерал фирка кирәк дигән белдерүеннән соң бу дүшәмбедә элекке финанс министры Алексей Кудрин андый яңа либераль фирка төзүдә катнашырга әзерлеген әйткән иде.

Прохоровның белдерүе дә нәкъ Кудринның әлеге белдерүе көненә туры килде.

Марина Литвинович
Марина Литвинович
​Сәяси аналитик Марина Литвинович Прохоровның үз блогындагы соңгы язмалары аның Кремль белән «Правое дело» фиркасенә бәйле каршылыклары инде үткән эш булуын күрсәтә һәм хәзер Прохоров Путинның яңадан сайлануына ярдәм итү өчен Кремль тарафыннан махсус рәвештә чыгарыла, ди.

Литвинович үз блогында болай дип яза: Прохоров игътибарны, тавышларны һәм Сазлык мәйданындагы өметләрне үз ягына тарту өчен үзен тулысынча оппозиция намзәте итеп танытырга мөмкин. Лимонов, Немцов, Навальный, Акунин, Чирикова кебек оппозиция җитәкчеләре игътибар үзәгеннән югалып бер оппозиция намзәте генә калсын өчен».

Литвинович кебекләр шулай ук сәясәткә катнашып төрмәгә ябылган башка бер миллиардер Михаил Ходорковский мисалын да китерә. Алар Прохоровның 18 миллиард долларлык милке куркыныч астына кую өчен артык зур нәрсә, ә бу сайлауда ул Путин белән алышудан әллә ни өмет итә алмый, шуңа күрә аның бу адымы Путинга өченче мөддәткә сайланырга ярдәм итү генә булырга охшый, ди.

«Панорама» үзәге мөдире Владимир Прибыловский исә Прохоровның президентлык көрәше ничек баруы аның чыннан да «Кремль проекты» булу булмавын күрсәтәчәк ди.

Владимир Брибыловский
Владимир Брибыловский
«Хәзер төгәл генә итеп әйтеп булмый. Бу аның теркәлә алу-алмавыннан соң күренәчәк. Әгәр аны теркәсәләр, димәк бу чыннан да Сурков кушуы белән эшләнә. Ә Сурков Путин теләгәнне эшли. Ягъни Сурков киңәш итә, ә Путин хуплый яки хупламый. Хәзергә мәгълумат җитешми. Әгәр аны теркәсәләр, димәк бу Сурков белән килешеп эшләнә. Теркәмәсәләр – бу аның үз инициативасы дигән сүз», ди Прибыловский.

Сәяси һәм икътисади бәйләнешләр үзәге мөдире Дмитрий Орлов исә бу фикер белән килешми. Аның фикеренчә, Сурков белән Прохоровның үзара мөнәсәбәтләре бик начар булу сәбәпле бу эш артында Сурков тора алмый. Орлов Прохоровның чыннан да сәяси амбицияләре бар ди һәм Прохоровның президент сайлау алды көрәше яхшы барса, аңа сайлаучыларның ун процент тавышын юрый.
XS
SM
MD
LG