Accessibility links

Кайнар хәбәр

24 декабрь митингына Сахаров проспекты бирелде


Мәскәү хакимияте 24 декабрь митингы өчен Сахаров проспектын тәкъдим итә. Оештыручылар арасында беренче каршылыклар чыкты.

Мәскәүдә гадел сайлау таләп итүче, 24 декабрьгә билгеләнгән митинг шәһәр хакимияте белән килешү нигезендә Академик Сахаров мәйданында үтәргә охшый. Бу турыда узган шимбә Сазлык мәйданында үткән митингны оештыручыларның берсе, «Гадел Русия» фиркасе вәкиле Илья Пономарев белдерде.

Мәскәү шәһәр хакимияте шул ук көнне, шул ук вакытта Сахаров проспектына урыс милләтчеләрен дә җибәрә.

Митингны оештыручылар әйтүенчә, шәһәр хакимияте әлегә бу урынны сөйләшү барышында телдән генә әйткән һәм оештыручылар бу тәкъдимне кабул итәр кебек. «Теләктәшлек» хәрәкәтенең сәяси шура әгъзасы Надежда Митюшкина: «Без рәсми документ көтәбез, үз карарыбызны бары шуннан соң гына белдерәчәкбез», диде.

Шулай да Facebookта сайлауга ризасызлык белдерүчеләрне митингка җыючы төркемнең исеме инде үзгәртелеп “24 декабрьдә Сахаровка. Ике атна үткәч” дип аталды.

Митингны оештыручылар 10 декабрьдә 30 мең кеше җыю өчен рөхсәт сораган булса, бу юлы 50 мең кеше җыячакларын белдергән иде.

Әмма сишәмбе көнне яңа митингны әзерләүчеләр халыкны җыярга теләгән урыннарда нәкъ шул ук вакытта башка чаралара билгеләнгәнлеге ачыкланган иде.

Оештыручылар митингны Васильев, Манеж мәйданнарында, Сахаров проспектында үткәрү мөмкинлеген әйткән булган. Тик аларга урыс милләтчеләренең нәкъ шул ук урыннарда, нәкъ шул ук вакытта башка чаралар үткәрү өчен инде мөрәҗәгать иткәнлеген әйткәннәр. Югыйсә «Гадел сайлау өчен» митингын оештыручылар хакимияткә үз гаризаларын канун нигезендә каралган вакытның беренче минутларында ук, 12 декабрь көнне иртәнге сигездә тапшырган булган.

Дмитрий Демушкин
Дмитрий Демушкин
​Чәршәмбе исә Манеж һәм Васильев мәйданнарының урыс милләтчеләренә дә бирелмәве ачыкланды. “Урыслар” милләтче хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Демушкин башкала хакимияте ул мәйданнарда 24 декабрь көнне чаралар үткәрүне тыйды диде.

Аның әйтүенчә, мэрия “Сайлаусыз сайлау” исемле протест чарасы үткәрү өчен милләтчеләргә я Люблинога, я Сахаров проспектына җыелырга тәкъдим иткән.

Демушкин әйтүенчә, милләтчеләр Люблинода җыелудан шунда ук баш тарткан һәм хәзер алар, башка мөмкинлек булмаса 24 декабрьдә Сахаров проспектына килергә җыена.

Урыс милләтчеләре узган шимбә, 10 декабрьдә Сазлык мәйданынданы протест җыенында да катнашты. Ул чакта алар митингта катнашучы башка көчләр белән каршылыкка кермәде. Икенче көнне, якшәмбе милләтчеләр шул ук мәйданда үзләренең аерым протест чарасын уздырып карады. Тик ул җыенга берничә йөз кеше генә килде.

10 декарьдәге митингта милләтчеләр исеменнән публицист Константин Крылов чыгыш ясады. Шуннан соң милләтчеләр уртак митингларда үзләренә күбрәк сүз бирүне таләп итте.

“Урыс иҗтимагый хәрәкәте”сәяси шурасы әгъзасы Матвей Цзен: “урыс милләтчеләре диалогка ачык һәм аңа барлык сәяси көчләрне чакыра” диде.

Әмма 24 декабрь митингының милләтчеләр белән бергәләп оештырылу-оештырылмавы әлегә билгесез.

Сишәмбе көнне либераль демократик көчләр митингны оештыру өчен ике оештыру комитеты төзелде.

Беренче комитетка оппозицион сәясәтчеләр Борис Немцов, Владимир Рыжков, язучы Борис Акунин, депутатлар Геннадий Гудков, Илья Пономарев, журналистлар Леонид Парфенов һәм Сергей Пархоменко кертелде.

Илья Пономарев
Илья Пономарев
​Пономарев соңрак комитетның болай гына чикләнгән булуын теләмәвен, оештыру эшләрендә теләүче барлык кешеләрне катнаштырырга кирәклеген белдерде.

Сишәмбе кичендә үткән киңәйтелгән комитет утырышына ул барлык теләүче активистларны чакырды.

Әлеге киңәйтелгән утырышта катнашучылар оештыручыларны таркатмау, ә киресенчә барлык эшчәнлекне бер максатка туплау турында килешенде.

Оештыручылар үзләрен оештыру комитеты дип түгел, инициатив төркем дип атарга карар итте.

Шулай ук митингны оештыру белән шөгыльләнәчәк эшче төркемнәр дә төзелде. Атап әйткәндә, сайлау нәтиҗәләре гамәлдән чыгару өчен имзалар җыю, муниципаль сайлауларга әзерләнү, өндәмә материаллары әзерләү, 24 декабрь чараларын интернетта тәэмин итү, митингның сценариен әзерләү, сәхнә җиһазларын әзерләү, төбәкләр белән элемтәләр, иминлек тәэмин итү, юридик тәэминат төркемнәре төзелде.

Ике комитетның бу митингны оештыру эшендә ничек хезмәттәшлек итәчәге әлегә ачык түгел. Немцов комитетының киләсе утырышы 16 декабрьгә, инициатив төркемнеке 19 декабрьгә билгеләнгән.

24 декабрь митингын оештыру утырышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:48 0:00
XS
SM
MD
LG