Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днестр буе республикасында президент сайлау нәтиҗәсе игълан ителде


Молдовадан аерылырга теләүче Днестр буе республикасы үзәк сайлау комиссиясе республикада 11 декабрьдә үткән президент сайлау нәтиҗәсен игълан итте.

Намзәтләрнең берсе дә беренче турда җиңү өчен зарур булган 50 проценттан артык тавыш җыя алмаган.

Икенче турга 39 процент тавыш җыйган Евгений Каминский һәм 27 процент тавыш җыйган Анатолий Каминский чыгачак. Республиканың хәзерге җитәкчесе Игорь Смирнов өченче урынга гына калды.

Смирнов сайлау гадел үтмәде дип аның нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итте. Ул шикаятьнең кайчан каралачагы әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG