Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон: Әфганстанда халыкара көчләр җиңеп бара


АКШ саклану министры Леон Панетта АКШ җитәкчелегендәге халыкара коалиция Әфганстандагы хәрби чарада җиңеп бара дип белдерде.

Ул моны Әфганстанның көньяк-көнчыгышындагы Пактика виләятендә американ хәрбиләре алдында чыгыш ясаганда әйтте.

Әфганстанга алдан игълан итми генә ике көнлек сәфәргә килгән Панетта 2011 ел Әфгантсандагы хәрби чараларда борылыш елы булды, быел илдә көч куллану сизелерлек кимеде диде.
XS
SM
MD
LG