Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гимнына сүзләр язылачак


Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы
Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы

Ниһаять, Татарстан гимны рәсми сүзле булачак. Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында әнә шул мәсьәлә күтәрелде. Киләсе ел башында гимн сүзләренә бәйге игълан ителәчәк.


Мөстәкыйльлек алган чорларда – моннан егерме ел элек республиканың әләме кабул ителгән иде. Бер елдан соң Татарстан герблы, тагын бер елдан соң – 1993 елда гимнлы булды.

Республиканың мөстәкыйльлеге калмаса да, Рөстәм Яхин тарафыннан язылган гимн көе тантаналы чараларда Русиянеке белән бергә кулланыла. Сүзсез гимнга республика җитәкчелеге сүзләр табарга ниятли. Моның өчен эшче комиссия төзелә.

Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында күтәрелгән төп мәсьәлә шул булды.

Сүзсез гимн

Республика халкының күпчелеге Татарстан гимны сүзләрен Рамазан Байтимеровның “Туган ягым” шигыре дип йөри иде. Аннан кала популяр булган “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җырны да гимн дип йөрүчеләр бар. Тиздән, берәр елдан гимнның рәсми сүзләре булачак. Дәүләт шурасының киләсе утырышында бу мәсьәлә каралып, кабул ителәчәк.

Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышына килгән депутатлар моның проектын карады. Комитет рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, гимнның сүзсез булуы күпләрне борчуга салган. Хәтта текстлар язып җибәрүчеләр дә бар икән.

Гимн сүзләренә иҗади бәйге

Русия төбәкләренең һәммәсенең диярлек үз гимны бар, аларның күпчелеге сүзләр белән. Милли республикаларныкы ул ике телдә. Мордовиянеке өч телдә үк.

Татарстан бу юнәлештә соңга калды. Ләкин соң булса да, уң булсын дип, әлеге эшкә тотынырга булды. Киләсе ел башыннан республикада иҗади бәйге игълан ителәчәк. Анда профессиональ шагыйрьләрдән алып, үзе өчен язучылар, иҗади коллективлар та катнаша ала.

Гимн тексты туган илне ярату, тарихка, халыклар дуслыгына, аларның мәдәни һәм көнкүреш гадәтләренә хөрмәт белән сугарылырга тиеш.

Бәйге ике этапка бүленә. Беренчесендә иң яхшы өч шигырьне сайлап алсалар, икенчесендә шулар арасыннан җиңүче билгеләнә.

Татарчамы, урысчамы?

Ә җиңүчеләр икәү дә булырга мөмкин. Чөнки гимн тексты ике дәүләт теле -- урыс һәм татар телләрендә булырга тиеш. Йә аерым текстлар, йә тәрҗемә булырга мөмкин, дип фикер йөртте депутатлар.

Ләкин бу ике текст бик охшаш булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Туфан Миңнуллин, авторы татар булып, урысчага тәрҗемә итәргә тиешбез, без бит Татарстанда яшибез, дип белдерде. Ләкин депутатлар Туфан аганы хупламады: канун бар, диделәр.

Димәк, Татарстан гимнын урыс шагыйре язып, аны татарчага тәрҗемә итәргә дә мөмкиннәр. Хәтта башка төбәк шагыйрьләренең эше иң яхшы дип табылырга мөмкин. Чөнки бәйгегә тапшырылган эшләрнең авторлары күрсәтелмәячәк.

Эшләрне бәяләү өчен комиссия төзелгән инде. Анда язучылар шурасы рәисе Илфак Ибраһимов белән урыс шагыйре Николай Алешковтан кала башка шагыйрь кермәгән. Чөнки комиссиягә кергән шагыйрьләрнең эшләре кабул ителми. Ә һәр шагыйрьнең тарихка кереп каласы килә.

Комиссиядә иҗат әһелләренә караганда, дәүләт структурасында эшләүчеләр күбрәк. Аларның яртысы – урыс, яртысы – татар.

Гимн тексты күпме тора?

Җиңүче булгач, бүләге дә бар. Башта җиңүчегә бүләк – 200 мең сум күләмендәге акча, дип каралган иде. Сөйләшү барышында аны бер миллион итәргә дигән фикер дә яңгырады. Аннан соң Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгеннән дә артык булырга тиеш түгел дип, 300 мең сумга тукталдылар.

2013 елга Татарстан гимнының сүз өлеше булачак, дип ышандыра депутатлар, билгеле, иң яхшы шигырь табылса.

Хөртәтле укучылар, әгәр сезнең дә гимн сүзләренә тәкъдимегез булса, рәхим итеп, безгә җибәрә аласыз. Без аны Азатлык сәхифәсенә урнаштырырбыз.
XS
SM
MD
LG