Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04

Путин губернатор сайлау тәртибен үзгәртергә әзер


Русия премьеры туры эфирда сорауларга җавап биреп, протест чараларына карамастан, үз хакимиятен йомшартырга җыенмавын әйтте.

Русия премьер-министры Владимир Путин унынчы мәртәбә туры эфирда халык сорауларына җавап бирде. Быелгы очрашуда ул ул премьер буларак кына түгел, президентлыкка намзәт буларак та бәяләнде.

Узган дума сайлавыннан соң күпләрнең сайлау гаделсезлекләренә ризасызлыгына, соңгы дистә елдан артык чорда күрелмәгән киңкүләм протест чараларына карата Путин бернинди аңлатма да бирмәгән иде. Шуңа күрә күпләр аның әлеге телевизион очрашуда бу турыда сорауга җавап бирүен көтте.

Әңгәмәне алып баручы Эрнест Мацкявичус сүзне нәкъ соңгы ике атнада Русиядә барган хәлләрдән башлады. «Гадел сайлаулар өчен» исемле протест чараларын Путин баштарак мактаган булса, халыкның үз фикерен ачыктан-ачык белдерергә чыгуын үзе алып барган сәясәтнең казанышы итеп күрсәтергә тырышса да, тотрыклылык зарурлыгына басым ясап хакимиятне йомшартырга җыенмавын белдерде.

Протестчыларга карата беренче мактау сүзләреннән соң ул ризасызлык белдерергә җыелган халыкка мыскыллау сүзләрен дә ташлады. Сазлык мәйданына җыелган халыкның бер өлешен хәтта анда акча өчен килүдә дә гаепләде. Протест белдерүчеләр таккан ак тасмаларны СПИДка каршы көрәш тамгасына тиңләп, контрацептивлар турында әйтеп көлде һәм протест белдерүчеләргә оппозициянең манипуляцияләренә бирешмәскә кушты.

Путин әйтүенчә, сайлау нәтиҗәсе илдәге вазгыятьне дөрес чагылдыра, ә оппозиция сайлауның гадел булмавына һәрвакыт зарланачак.

Киләсе сайлауда хәрәмләшүләр булмасын өчен Путин һәрбер тавыш бирү бүлмәсенә интернетка тоташтырылган видеокамералар урнаштырырга тәкъдим итте.

Әмма тавышлар саналып протоколлар төзелгәннән соң үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылганда саннарның үзгәртелүе, бюллетеньнәр салынган капчыклар җирле сайлау бүлгесеннән төбәк сайлау бүлгесенә алып барылганда аларга хакимиятне яклаучы өстәмә ялган бюллетеньнәр ташлануы турындагы гаепләүләргә карата берни дә әйтмәде. Хәрәмләшүләргә каршы көрәшү өчен ул тагын бер мәртәбә, күп кенә түбәнрәк дәрәҗәдәге түрәләр әйткәнне кабатлап мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә кушты.

2004 елда Беслан мәктәбендә меңләгән кешенең тотык итеп алынуыннан соң Русиядә губернатор сайлауларын бетергән Путин турыдан-туры халыкның сайлавын кире кайтарырга җыенмаса да, хәзерге системага үзгәреш тәкъдим итте.

«Яшермим, мин инде бу турыда әйткән идем һәм тагын бер мәртәбә әйтәсем килә: хәзерге губернаторларны хакимияткә китерү ысулын мин шәхсән үзем уйлап чыгардым. Үзем уйлап чыгардым, беркем дә киңәш итмәде», диде.

Бу Кавказда ватандашлар сугышы барганда, намзәтләр сайлауда хакимияткә килү өчен бернидән дә чирканмаган, милләтче төркемнәргә, сепаратист төркемнәргә таянган чорда булды», диде Путин.

Хәзер исә ул тәкъдим иткән яңа систем төбәктәге сайлауда җиңгән фирканең президентка намзәтләр тәкъдим итүен, президентның алардан берничәсен сайлап алып халык сайлавына чыгаруын күздә тота.

Хәзергә систем нигезендә исә президент сайлавы аша үткән намзәт төбәк парламентында тавышка чыгарыла.

Премьер-министр шулай ук кешеләр белән турыдан-туры эшли алырдай муниципаль хакимиятне ныгыту кирәклеген дә әйтте. "Әмма муниципаль хакимиятләрнең җирле халык мәнфәгатьләрен ничек итеп кайгыртачагы турында тәфсиллерәк мәгълүмат биреп тормый гына хөкүмәттә вәкаләтләрне һәм финансларны бүлешү мәсьәләсе белән бер төркем шөгыльләнә", диде.

Үзе хакимлек иткән ун ел турында Путин аеруча рухланып сөйләде, 2000 ел белән чагыштырганда илдә ярлыларның берничә мәртәбә кимүе, халыкның кереме артуы, дәүләтчелек нигезләре ныгуы, халыкара сәхнәдә Русиянең позицияләре көчәюе турында әйтте.

Русия икътисадын ул гомумән алганда «сәламәт» дип бәяләде. Хәзер эшсезләрнең кризиска кадәрге чордан кимрәк булуы әйтте.

Әмма, мәсьәлән, Путинга сораулар кабул итүче сәхифәгә бер табибәнең «Сез нигә безгә хезмәт хакларын өстәвегез турында сөйлисез, ә без аларны бер дә күрмибез» дип язган соравы һәм башка шундыйрак сораулар бу тапшыруда эфирга чыгарылмады.

Туры эфирда сөйләшүнең ничек әзерләнүе турында премьерның матбугат вәкиле Дмитрий Песков сөйләде. Аның әйтүенчә, Путинның ярдәмчеләре сөйләшүдә күтәрелергә мөмкин темаларны барлау белән ай буе шөгыльләнгән, тиешле материалларны, статистик мәгълүматларны туплап, әзерләп биргән. Путинның үз чыгышында конкрет саннарны әйтеп күпләрне шаккатыруы шуның белән дә аңлатыладыр.

Путинның матбугат вәкиле Песков, "Премьер авыр сораулардан качмый, 10 ел буе туры эфирда Владимир Путин белән сөйләшү моның театр булмавын күрсәтә", диде. Шулай да "Московский комсомолец" журналисты Александр Мельман моның алдан режисерлар әзерләнгән чара булын әйтә.

4 сәгать 33 минут дәвам иткән очрашуда Путин 88 сорауга җавап бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG