Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров президент булган очракта Ходорковскийны азат итәргә вәгъдә бирде


Русия президенты сайлавына намзәт булырга әзерләнгән миллиардер Михаил Прохоров сайлауда җиңгән очракта беренче булып Михаил Ходорковскийны азат итәчәген әйтте.

Ул шулай ук президент вазифасы вакытын кыскартырга, губернаторларны сайлау тәртибен кайтарырга һәм партияләрне теркәүне хәбәр итү рәвешендә генә калдырырга вәгъдә итте.

Моннан тыш Прохоров җирне аны эшкәртүчеләргә кайтарырга исәп тота.

Бүген Мәскәүдә Михаил Прохоровны Русия президентлыгына чыгару инициатив төркеменең җыены уза. Анда аның тарафдарлары, аерым алганда Алла Пугачева, Андрей Макаревич, Леонид Ярмольник, журналист Александр Любимов һәм башкалар катнаша.
XS
SM
MD
LG