Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:02

Идел буе федераль бүлгесенә президентның яңа вәкиле билгеләнде


Михаил Бабич Идел буе федераль бүлгесенә президент вәкиле итеп билгеләнде. Русия президенты Дмитрий Медведев бу хакта фәрман имзалады.

“Ведомости” газеты Бабич бу урынга “Халык фронты”нда актив эшләгән өчен билгеләгән булырга мөмкин дип белдерә. Бабич вәкил булып билгеләнгәнче “Халык фронты” идарәсе башлыгының беренче урынбасары иде.

Моңа кадәр Идел буе бүлгесендә вәкил булган Григорий Рапота 15 декабрьдән Русия һәм Беларус Берлегенең генераль секретаре вазифаларына кереште.

Михаил Бабич 2007 елдан “Бердәм Русия” фиркасеннән Русия дәүләт думасы депутаты иде.

XS
SM
MD
LG