Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ширакка ике еллык шартлы төрмә җәзасы билгеләнде


Париж мәхмәкәсе Франциянең элекке президенты Жак Ширакка ике еллык шартлы төрмә җәзасы билгеләде.

Ширак Париж мэры булып эшләгән чорда канунсыз рәвештә акча үзләштерү һәм вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепле дип табылды.

Бу Икенче дөнья сугышыннан соң Франциядә элекке илбашына карата чыгарылган беренче гаепләү карары.

Ширак сәләмәтлеге начар булу сәбәпле әлеге карар укылганда мәхкәмәдә булмады.

Ул 1977 елдан 1995 елга кадәр 18 ел буе башкала мэры булган иде.
XS
SM
MD
LG