Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга сорау бирүнең мәгънәсе бармы?


Күпләр Путинга сорау биреп маташуның мәгънәсез гамәл икәнен аңлый
Күпләр Путинга сорау биреп маташуның мәгънәсез гамәл икәнен аңлый

Сембер халкы да Владимир Путинның телевидение аша халык сорауларына җавапларын тыңлады, карады. Әмма күпләр аңа сорау биреп маташуның бөтенләй мәгънәсез гамәл икәнен дә аңлый, белә инде.


“Путинга сорау бирү башыма да килмәде, чөнки Мәскәүдә йортлар шартлатып хакимияткә килгән кешене минем дә легитим җитәкче дип санавым булыр иде. Мондый ахмаклыкка бара алмыйм инде. Интернетта карап утырам. Мәскәүдән Әскәрбаев дигән берәү “Уважаемый Владимир Владимирович” дип язган. “Уважаемый” булгач, нигә соң аңа каршы чыгасыз һәм нәрсә өчен аны ихтирам итәргә була? Мин моны аңлый алмыйм”, ди милли хәрәкәт активисты Мөнир Насыйров.

Чынлап та, Путинга сораулар биреп маташуның мәгънәсезлеге былтыргы шундый ук “тамаша” вакытында да ачык күренгән иде инде. Былтыр кайбер шәһәрләр урам-мәйданнарында халык җыйдылар, алдан ук кем нәрсә турында сорау бирәчәген аныкладылар, нинди мактау сүзләре әйтәчәген язып алдылар һәм шул кәмитләрне, “халык фикере һәм сораулары” итеп, телевизор аша да күрсәттеләр.

Шулай ук былтыр да Путинның “халык белән аралашуында” минем дә, танышларымның да сораулары бар иде. Телевизорда язылган телефоннар аша берничә сорау да биреп карадык. Шөкер, акча түләргә туры килмәде: телефоны бушлай иде. Сорауларга, әлбәттә инде, җаваплар булмады.

Быел да бихисап сораулар бар да бит, телевизор аша җавапка өмет булмаганга, аларны биреп маташуның мәгънәсе дә юктыр. Менә башкайларны бораулаган бихисап сорауларның берничәсе генә:
  1. АКШ президентларының, үз нәүбәтен уздыргач, бер вакытта да кабат тагын президентлыкка омтылуы турында ишеткән юк. Сез ник тагын омтыласыз?
  2. Сембер митингында ”Едро – в поганое ведро” дигән өндәмәне ничек бәялисез?
  3. “Едрос”ның абруе төшүе сәбәпләрен нидә күрәсез? Бу вазгыятьтә үз өлешегез барын сиземлисезме?
  4. Шундый зур һәм абруйлы илнең җитәкчесе авызыннан ”Мочить в сортире” кебек өндәмәнең яңгыравын ничек аңларга була? Безнең ”тычкан оясы” биеклегеннән караш буенча, мондый гыйбарәләр бандитлар авызыннан гына чыга ала бит?
  5. Молдавиядән аерып алынган Днестрбуе “республикасы” лидеры Смирнов нәрсәсе белән Русия хакимиятенә ошады?
  6. Украинада Кучма-Тимошенко арасындагы капма-каршылыклар тудыру – ут күрше илнең эчке эшләренә тыкшыну булып чыкмыймы соң?
  7. Абхазия белән Көньяк Осетияне Грузиядән тартып алуның максаты нидә?
  8. Көньяк Осетиягә “бәйсезлек” бүләк иткәндә, аның белән Төньяк Осетияне дә кушып, бәйсез бердәм Осетия тудыруга нәрсә комачаулый?
  9. 1994 елгы референдум нәтиҗәсендә Татарстан халкы үз иленең бәйсезлеген яулаган иде. Аны тормышка ашыруга нәрсә комачаулый?
  10. Татарстан белән Башкортстанны берләштереп, бу берләшмәгә, нигездә, татар-башкорт яшәгән Оренбур өлкәсен дә кушып, төрки халыкларның олуг хыялы булган Идел-Урал республикасын торгызуга ничек карыйсыз?
  11. Косовода туган капма-каршылык вазгыятенә Русия империясе нинди максаттан чыгып тыкшына?
  12. Икенче дөнья сугышы нәтиҗәсендә Япониядән тартып алынган Көньяк Курил утраулары кайчан да булса хуҗаларына кайтарып бирелерме?
  13. Русия империясе моңа кадәр дә бөтен дөнья җиренең алтыдан бер өлешен яулап алып биләгән җирендә яшәве белән генә нилектән һаман канәгать була алмый?
Мондый сораулар бихисап. Кайберләренә җавап болай да билгеле инде. Мәсәлән, Русиянең бервакытта да яулап алынган җирләрендә генә яши алмаганын, һаман-һаман да яулап алу сәясәтен дәвам итүенә тарих шаһит.

Бу җәһәттән, Урыс империясе тарихының, нигездә, сугышлардан гына торганын күрсәтүче тупланма да тәкъдим итү урынлы булыр иде. Тик ул бик тә озын булганга, аны тавышка кую мөмкин дә түгел. Шулай да интернетка элеп кую комачауламас иде. Чөнки анда урын чиксез бит.

Айрат Ибраһим
Сембер шәһәре
XS
SM
MD
LG