Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Хәнәфи мәзһәбен ныгыту юллары карала


Конференция исеме язылган плакат
Конференция исеме язылган плакат

Бүген Казанда “Ислам террорчылыкка каршы” дигән исем астында зур җыелыш үтте. Анда Татарстанда һәм Идел буе федераль бүлгесендә ислам исеме астына яшеренгән дини экстремизм куркынычы турында сөйләштеләр.


Соңгы елларда дин сәясиләшә башлады, дип саный конференция кунаклары. Бигрәк тә чит илләрдән дини белем алып кайткан шәкертләр, ул илләрдәге дини агым фикерләрен Русия һәм Татарстанда таратырга тырыша. Әлегә алардан әллә ни зыян булмаса да, киләчәктә республикадагы традицион исламга куркыныч янарга мөмкин, ди алар.

Русиядәге ислам оешмаларының яртысы Татарстанда теркәлгән

Конференция кунаклары
Конференция кунаклары
​"Быелның сентябрь ае мәгълүматларына караганда, төбәктә 6509 дини оешма теркәлгән. Бу күрсәткеч, Русиядә теркәлгән дини оешмаларның чиреген тәшкил итә. Ә Татарстандагы мөселманнарга караган 2402 оешма исә Русиядәге мөселман дини оешмаларының яртысын били. Шуңа күрә Татарстандагы дини вазгыять бары тик бу республикага гына түгел, ә Идел буе белән беррәттән гомумән бөтен Русиягә дә кагыла", ди Идел буе федераль бүлгесендәге президент вәкиле киңәшчесе Игорь Симонов.

Җыелышта сүз алган “Дин һәм җәмгыять” дигән оешма рәисе Алексей Гришин: "Без, ислам экстремизм һәм террорчылык белән бернинди бәйләнештә тормый, дигән фикердән чыгып эш йөртергә тиешбез", дип белдерде.

"Әмма моңа карамастан, җинаятьчеләр үз җинаятьләрен аклар өчен ислам диненнән үзләренә кирәкле рәвештә файдалану ягын карый. Моның өчен бигрәк тә яшьләр төрле дини агымнарга җәлеп ителә һәм алар үзләренең кылган гамәлләрен дини яктан дөрес дип таба", диде Алексей Гришин.

Аның фикеренчә, дини экстремизны булдырмый калу өчен төрле чараларга кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Алексей Гришин: “Русиядә 76 мөфти бар”

Алексей Гришин
Алексей Гришин
Гришин тәкъдименә караганда, беренче чиратта дини белем бирү системасына игътибар юнәлтү зарур. Бигрәк тә Русия һәм Татарстанда төп мәзхәб булган Хәнәфи мәзхәбен ныгыту мөһим.

"Күпләр Русияне православ дәүләт дип атаса да, Русиядә 20 миллионнан артык мөселман яшәвен дә онытмаска кирәк", диде ул.

Аның сүзләренчә, дини экстремизмга каршы көрәшнең икенче төп юнәлеше Русиядәге диния нәзарәтләре белән тыгыз эшчәнлек алып барудан тора. Аларны югары һөнәри дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, дип саный Гришин.

"Бүгенге көндә Русиядә 76 мөфтият хөкем сөрә, аларның күпчелеге аякта йоклап йөри. Һәр мөфти үзенә күрә бер түрә булырга тели. Мөфти булып, үзенең икътисади хәлен яхшырту өчен көч куя башлый. Татарстанда бер диния нәзарәте, бер мөфти бар, ә бит кайбер республикаларда хәтта 14 мөфтият тә оештырылган", дип белдерде ул.

"Русиядә мәчетләр саны 8 меңгә якынлашып килә. Мәчетләргә йөрүче яшьләр дин әһелләренең үз кесәләрен калынайтканнарын күреп тора бит, шуңа күрә алар башка агымнарга тартылуны өстен күрә, тиздән яшьләр “идән астына” китә башлаячак һәм аларга традицион гыйлем бирү кыенлашачак", дип саный Гришин.

Дини яшьләрне сәясәт кызыксындырамы?

Сөләйман Зарипов
Сөләйман Зарипов
Яшьләр дигәннән, алар соңгы елларда Хәнәфи мәзхәбеннән тыш башка мәзхәбләргә тартыла башлаган. Республиканың үзәк өлеше казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, "90 елларда чит илләрдән дини белем алып кайтучылар Хәнәфи мәзхәбенә хас булмаган яңа дини кагыйдәләр кертергә омтыла башлады", ди.

"Төрле чит илләрдән кайткан үзгә агымнарның йогынтысы астында калган имам һәм хәзрәтләребез дә булды. Алар гореф-гадәтләрне инкарь итү белән үз ягына хәйран кеше җәлеп итте. Бүгенге көндә кайбер яшьләр мәчетләрдә сәясәт, иминлек, бер дәүләт төзү турындагы фикерләрен тарата. Экстремистик юнәлештә булган хәрәкәтләрнең, системалы фикерләрнең безгә тәэсире сизелә башлады", ди ул.

“Бер җәмәгать булып калырга тиешбез”

Башка мәзхәбләр Татарстандагы традицион мәзхәбкә нинди куркыныч тудыра соң?

"Башка мәзхәбне тотучылар арасында төрлеләре бар. Шулар арасында сәләфитләр урын алган. Бу координацияләнгән бер структура булганга күрә, без аларга гадәти ислам белән чик куярга тиеш булабыз.

Әйтик, мәхәлләләрдә булган ыгы-зыгылар, мәчет картлары белән ризасызлыклары, безнең гадәтләребезгә каршы чыгулары безнең өчен гадәти әйбер түгел.

Без мәхәллә булып яшибез икән, бер җәмәгать булып калырга тиешбез. Алар 10-15 ел элек безнең гореф-гадәтләр белән көрәшкән булса, хәзер инде күбесе сәясәткә, безнең низамга, тормыш юнәлешенә ризасызлыкларын белдерә башлады", ди Татарстанның үзәк өлеше казые Сөләйман хәзрәт Зарипов
XS
SM
MD
LG