Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин абруе иң түбән дәрәҗәсенә төште


Владимир Путин
Владимир Путин
Русиядә үткәрелгән яңа фикер белешү премьер-министр Владимир Путинның абруе быелгы иң түбән дәрәҗәсенә төшүен күрсәтә.

Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге бу сораштыруны 10-11 декабрьдә үткәргән. Анда сорауларга җавап бирүчеләрнең 51 проценты гына Путин эшчәнлегенә хуплау белдергән. Узган тикшеренүдә мондый хуплау 61 процент, гыйнвар аенда 68 процент иде.

Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков Путинны хуплаучыларның кимүен Дума сайлавыннан соңгы көннәрдә “хисләрнең ташуы” белән аңлатып Путиның рейтингы бик тиз арада тагын күтәрелер дип көтәргә нигез бар диде.
XS
SM
MD
LG