Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:29

Бөтендөнья татар конгрессының милли үсеш стратегиясе бүлеге утырышында татарның киләчәк үсешеннән бигрәк бүгенге проблемнары турында сөйләнде. Төбәкләрдә генә түгел, хәтта Татарстанның үзендә дә чишелмәгән мәсьәләләр күп.


Секция утырышы ирекле сөйләшү формасында узды, теләгән кешеләр үз фикерләрен җиткерә алды. Утырышны галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков алып барды.

Төмәндә дә, Татарстанда да бер үк хәл

Дамир Исхаков утырышны Тубыл шәһәреннән килгән хатны укудан башлады. Тубыл педагогия институты моңа кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләп килгән, быел көндезге бүлектә бер генә бюджет урыны булмаган, түләп укырга теләүчеләргә 6 урын бүленгән икән.

Бу як татарлары авылларда яши. Анда эшсезлек хөкем сөргәнгә, зур акчалар түләп укырга мөмкинлекләре юк.

Себердә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү бетә, димәк, авыллардагы мәктәпләрне яңа белгечләр белән тәэмин итү кими, аннары татар мәктәпләре дә ябылачак дип, Төмән өлкәсендәге вазгыятьне сурәтләделәр.

Әйтергә кирәк, бу хәл бер Төмән өлкәсенә генә хас түгел, һәр төбәктә дә шундый вазгыять. Шул ук Татарстанда һуманитар өлкәдә белем алу чикләнә. Нанотехнологияләр кирәк дип, төгәл фәннәргә өстенлек бирелә, Идел буе федераль университетында да һуманитар сегмент кысрыклана бара.

"Татарстан "Бердәм Русия"не яклап ялгышты"

Конгресс утырышы Русиянең төрле шәһәрләрендә узган митинглар белән туры килгәнгә, бу утырышта да узган сайлаулар турында фикерләштеләр. Татарлар кайсы партия белән булырга тиеш, кемне якларга, гомумән, сайлауларда катнашыргамы, юкмы дигән темага чыгышлар ясалды.

“Татарстан җитәкчеләре “Бердәм Русия”не хуплады, каршы дәшмәде. Конгресс та, аның төбәкләрдәге бүлекчәләре хөкүмәт фиркасен куәтләде. Республика җитәкчеләрен аңларга була, аларның партияне яклап, Татарстанның ниндидер проектларына Мәскәүдән акча кайтарасылары килә. Ләкин бу сәяси көчне русиялеләрнең күп өлеше якламый, шуңа күрә татарга аларга ябышып яту кирәкме?

Татар үссен өчен Русия эчендә демократия булу мөһим. Бу тарихтан да күренә: кайчан демократия булган, татар милләте шул вакытта үсеш алган, хәзер дә шулай.

Татарлар демократияне яклаучылар сафында булырга тиеш. Демократияне яклаучылар белән берләшергә һәм шул юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Илдә демократия һәм федерализм принциплары юк икән, татарга рәт булмаячак”, диде Дамир Исхаков.

"Татарлар Думада блок төзесен"

Бу турыда үз чыгышында Русия ислам университеты мөгаллиме Ренат Габбасов та әйтте. Ул тарихтан мисал китерде: "XX гасыр башында татар мөселманнары көчле фракцияләргә берләшеп, үз фикерләрен әйтеп, татар-мөселман хокукларын, мәнфәгатьләрен яклаган. Бүген дә бу мөмкин эш", диде ул.

“1903 елда конституцион реформалар узгач, Русия мөселманнары берләшеп, дәүләт думасында үз фиркаләрен булдыра алды. Мөселманнар милләткә бүленмичә, ләкин мәнфәгатьләрен исәптә тотып, бер юнәлештә эш алып барды. Бүген дә бу мөмкин, моның уңайлы моделен уйлап табарга гына кирәк.

Русия электораты якынча 90 миллион кешене тәшкил итә. Сайлауга 50 миллион тирәсе кеше килгәндер, мөгаен. “Бердәм Русия”гә якынча 20-25 миллион кеше тавыш бирде, дип исәпләнә. Русиядә бүген 30 миллионга якын мөселманнар яши. Фирка булмаса да, сәяси блок оештырырга мөмкин, үз сүзебезне әйтергә тиешбез. Бу аз сан түгел”, диде Ренат Габбасов.

Хөкүмәткә татар галимнәренең фикерләре кирәкме?

Утырышка ике дистәгә якын галим чакырылган булган, ләкин утырышта катнашучылар арасында фикер ияләренең саны 10га да җитмәде. Бу Татарстанда 20 ел дәвамында акыл ияләренең бергә туплана алмавының бер күрсәткече.

Мәсәлән, Башкортстанда күптән башкорт милләтен үстерү стратегиясен төзеп, аны гамәлгә ашыралар. Кызганычка каршы, бездә интеллектуаль көчне берләштерү дә юк. Моны конгресс та, хөкүмәт тә, фәннәр академиясе дә булдыра алмады. Гомуми проблемаларны барлап, аның чишү юлларын күрсәтү юк. Бу уңайдан фикер ияләрен бергә туплап, эш итү кирәклеге әйтелде.

“Бу зыялылар клубы яисә шура буламы, белмим. Бу эш өчен, мәсәлән, Конгрессның Казан бүлеге җавап бирә алыр иде. Башкарма комитеты елына бер тапкыр җыела, сөйләшәбез һәм таралышабыз. Ә бу эшлекле очрашулар даими булырга тиеш.

Кызганычка каршы, бу бездә әлегә юк. Интеллигенция, галимнәрнең фикерләренә колак салу җитми. Хөкүмәт кешеләре сорамый, безнең фикерләрне кирәксенмиләр”, диде Дамир Исхаков.

Эшмәкәрләр белән тыгыз эш итеп, татарның үзаллы мәгариф системасын торгызу эшен башлау мөһим. Дәүләт татарларга балаларны үзенчә тәрбияләү, белем бирү мөмкинлекләрен чикли икән, хосусый мәктәпләр булдыру зарур, дип килеште Бөтендөнья татар конгрессының милли үсеш стратегиясе бүлеге утырышында катнашучылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG