Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзил Әхмәтшинга яңа гаепләүләр өстәлә


Фәнзил Әхмәтшин
Фәнзил Әхмәтшин

Башкортстан хокук саклау оешмалары тарафыннан кулга алынган башкорт милли һәм дини әйдәманы Фәнзил Әхмәтшинга яңа гаепләүләр өстәлеп, тикшерү бүлегендә калдырылды. Аңа хәзер быел июль аенда, Баймак районында узган җыендагы белдерүләре өчен, “экстремист өндәмәләр яңгыраткан” дигән яңа җинаять эше ачылды.


Мәгълүм булуынча, күптән түгел Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзасы Фәнзил Әхмәтшин, Уфа һава аланында кулга алынган иде. Полиция һәм Башкортстан иминлек оешмалары вәкилләре аңлатуынча, аның сумкасында әфьюн табылган. Ләкин моны башкорт милли оешмалары явыз ният белән оештырылган хөсетлек дип раслый. Ни өчен дигәндә, алар фикеренчә, Фәнзил Әхмәтшин Башкортстанда үзе генә аек тормыш өчен көрәш алып барып калмый, ә башкорт авылларында да шулай яшәү өчен төрле чаралар оештыра.

Башкорт милли оешмалары Фәнзил Әхмәтшинның кулга алынуын гомум башкорт иҗтимагый хәрәкәтенә һөҗүм дип кабул итте һәм 11 декабрь көнне Уфадагы “Конгресс-холл” бинасы мәйданы алдына пикет оештырды. Ул җыенда катнашучылар ил президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать кабул итте. Шулай ук илнең баш прокуроры Юрий Чайка исеменә дә мөрәҗәгать әзерләнүен әйтте алар.

Хәзер Фәнзил Әхмәтшинга яңа гаепләүләр дә өстәлгәч, яңа җинаять эше дә ачылгач, аны яклап урам җыеннары оештыру һәм ниндидер башка чаралар күрү шактый катлаулана, дип белдерә җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре. Фәнзил Әхмәтшин хәзер ваххабчылыкта, исламда сәләфи юнәлешен алга сөрүдә дә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG