Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митингның көне анык, урыны билгесез


Ирек мәйданы. 10 декабрь көнне узган митингтан күренеш
Ирек мәйданы. 10 декабрь көнне узган митингтан күренеш

24 декабрьдә Русия күләмендә ризасызлык митингларының чираттагысын үткәрү планлаштырыла. Шул исәптән Казанда да бу чара үтәр, дип уйланыла. Әмма бу митингның кайсы җирдә үтәчәге әлегә билгесез булып кала.


24 декабрь көнне Ирек мәйданында митинг уздыру өчен дистәдән артык кеше һәм оешма мөрәҗәгать иткән. Кемнәргә рөхсәт бирелүе шушы көннәрдә билгеле булачак.

Бу уңайдан шунысын әйтергә кирәк, 10 декабрь көнне узган каршылык чарасына да рөхсәт алынган иде. Бу турыда журналистларга Дмитрий Бердников белдерде. Ул митингка берничә көн алдан Казан кафеларының берсендә журналистларны җыеп, бу чараның кануный рәвештә узуын сорап шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүен сөйләгән иде. Ләкин аңа карамастан, тәртип сакчылары 10 декабрьдәге митингны канунсыз дип атады.

Әлеге аңлашылмаучанлык 24 декабрь көнге митингта да кабатланмасын өчен, 12 декабрь көнне үк хокук яклаучылар Игорь Веселов, Артур Гыйбадуллин һәм Айрат Җәмилов Казан мэриясенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта 16 декабрь көнне “Вечерняя Казань” газеты язып чыкты.

Ирек мәйданына рөхсәт кемгә бирелер?

Хокук яклаучылар 24 декабрьдәге митинг мәсьәләсе белән 12 декабрьдә иртәнге сәгать тугызда мөрәҗәгать иткән булсалар да, инде кичкә таба аларга телеграмма аша Ирек мәйданы урынына башка урынны сайларга киңәш ителгән.

Башкарма комитетның телләрне үстерү һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлегеннән, безгә Ирек мәйданын “Бердәм Русия” фиркасенең соравы, шуңа күрә бу мәйданны ризасызлык митингы уздыру өчен бирелә алмаулары турында әйттеләр, ди активистлар.

"Әмма без иң беренче булып мөрәҗәгать иткән идек, моның өчен мөрәҗәгать гаризасына күз салу да җитә", дип өсти алар "Вечерняя Казань" газетында чыккан мәкаләдә.

Нәтиҗәдә 24 декабрьдә Казанның Ирек мәйданында кемнәр митинг уздырачак? Әлеге сорауны Казан шәһәре җитәкчелегенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арслановның үзенә бирдек.

Ирек әфәнде, 24 декабрьдә Ирек мәйданында митинг уздыру өчен сезгә кемнәр мөрәҗәгать итте?

– Әлеге мәсьәләдә безгә уннан артык кеше мөрәҗәгать итте. Төрле урыннарны сорадылар. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында сәяси фиркаләр дә, дини оешмалар да, шәхси затлар да бар.

Без бу көнне дини җыеннарны үткәрмәскә дип сорадык. Сәяси партияләр темасында да әлегә сөйләшү бара. “Бердәм Русия” фиркасен күздә тотуым. Бу партиянең яңа ел алдыннан сәламәтлек саклау мәсьәләсенә кагылган бишьеллык программасы бар. Алар бу көнне чара үткәрергәме-юкмы икәнен үзләре хәл итә.

Артур Гыйбадуллин белән Айрат Җәмилов исемле шәхесләр, 24 декабрь өчен шәһәр җитәкчелегенә иң беренче булып без мөрәҗәгать иттек, дип әйтә. Чыннан Ирек мәйданына иң беренче булып алар дәгъва кылдымы?

– Юк, бу дөрес түгел. Алар беренче булып мөрәҗәгать итмәде.

Ә кем мөрәҗәгать итте?

– Безгә беренче булып, “Бердәм Русия” партиясе мөрәҗәгать иткән иде.

Ягъни 24 декабрьдә Казанның “Ирек” мәйданында “Бердәм Русия” партиясе митинг уздыра, шулаймы?

– Бу турыда әйтә алмыйм. Әлегә үткәрмәскә дигән сүз бара. Ә башка урыннар тәкъдим ителәчәк. Бу мәсьәлә шушы ике-өч көндә чишеләчәк.

Башка урыннар тәкъдим ителә дидегез, мөрәҗәгать итүчеләр үз митингларын сез тәкъдим иткән урында уздырырга тиеш буламы?

– Әйе, шулай була. Әйтик, “Казан” милли-мәдәни үзәге каршысы бар, Меңъеллык мәйданы бар.

18 декабрьдә Ирек мәйданында митинг уздыруны сорап, Коммунистлар партиясе дә мөрәҗәгать иткән булган. Аларның мөрәҗәгате канәгатьләндерелдеме?

– Әйе. Алар 8 декабрьдә үк мөрәҗәгать иткән иде. Әмма 24се өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең таләпләрен хәзергә тикшерәбез.

* * *

Шулай итеп, 24 декабрьдә Дума сайлаулары нәтиҗәләренә чираттагы ризасызлык күрсәтү митингының көне билгеле булса да, аны уздыру урынын билгеләү темасында әлегә билгесезлек дәвам итә.

Шәһәр җитәкчелеге кайда уздырырга кушар һәм митингны оештыручылар бу урын белән ризалашырмы – шушы көннәрдә билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG