Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:13

Днестр буе республикасында президент сайлау нәтиҗәсе гамәлдә кала


Молдовадан аерылырга теләүче Днестр буе республикасының үзәк сайлау комиссиясе 11 декабрьдә үткән президент сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгарудан баш тартты. Әлеге республика башлыгы Игорь Смирновның шикаяте кире кагылды.

Бүген үзәк сайлау комиссиясе сайлауның тәгаен нәтиҗәләрен игълан итте.

Элекке парламент рәисе Евгений Шевчук белән Югары шураның хәзерге рәисе Анатолий Каминский көрәшне 25 декабрьдә, икенче тур сайлауда дәвам итәчәк. Смирнов президент кәнәфие өчен көрәштән төшеп кала.

XS
SM
MD
LG