Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

Томскиның Татар бистәсендәге Кызыл мәчетне төзекләндерү өчен Чечняның Әхмәт Кадыйров исемендәге вакыфы акча бирергә тели. Томскида бу гамәлгә каршылар да бар.


Томски мөселманнары арасында Кызыл мәчетне чеченнар төзекләндерә икән дигән сүз таралган инде. Кайберәүләр, безгә аларның ярдәме кирәкми, ди. Төзекләндерсеннәр, нәрсәсе бар аның, дип әйтүчеләр дә бар. Бу хакта Томски өлкәсе мөселманнарының диния идарәсе рәисе, Ак мәчетнең имам хатибы Нурулла хәзрәт Калыкахунов белдерде.

Пәнҗешәмбе көнне Кызыл мәчетнең имам хатибы Низаметдин хәзрәт Жумаев белән элемтәгә кергәндә, ул Грозныйдан бер төркемнең килүен әйтеп, әзрәк бушагач, җомга көнне, аларның сәфәре турында аңлатмалар бирергә вәгъдә иткән иде. Әмма 16 декабрьдә Низаметдин хәзрәт телефонын алмады.

Кызыл мәчет Томски өлкәсе диния идарәсенә түгел, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәтенә карый. Кызыл мәчет мәхәлләсе Томскидагы барлык мөселманнар исеменнән Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров исеменә әлеге гыйбадәт йортын төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать юллаган булган. 14-15 декабрь көннәрендә Грозныйдан бер төркем Томскида булган. Ansar.ru сәхифәсе хәбәр итүенчә, алар Кызыл мәчетне барып караган һәм документлары белән дә танышкан.

Төзекләндерү кимендә 70 миллион сумга төшәргә мөмкин

Чечня башлыгы ярдәмчесе Ваха Хашханов, "төзекләндерү эшләренең ничә сумга төшәчәген әлегә өздереп кенә әйтеп булмый, безнең белгечләр бар, алар ни дисә – шул булачак”, дип белдерә. Хәбәрләргә күрә, Грозный Томскидагы Кызыл мәчетне төзекләндерергә тотынса, моның өчен акча Чечня башлыгының әтисе Әхмәт Кадыйров исемендәге фондтан биреләчәк.

Томски мэры Николай Николайчук Кызыл мәчетне багучылар шурасы башлыгы буларак, бинаны архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертү өчен документлар әзерләнеп беткәнне белдерә. Бүген төзекләндерү эшләренең күпмегә төшәчәген исәплиләр.

Томски өлкәсе мәдәният департаментының тарихи-мәдәни мирас биналарын саклау комитеты рәисе Ирина Яковлева мәчетне төзекләндерү иң ким дигәндә 70 миллион сумга төшәчәк дип әйтә.

“Мәчетнең манарасы җимерелгән, аны күтәрү өчен нигезне ныгытырга кирәк, бу озакка сузылачак һәм күп акчалар китәчәк эш”, ди Яковлева.

Томски мөселманнары шәһәрнең Татар бистәсенә урнашкан Кызыл мәчет мәсьәләсен әледән-әле күтәреп килде. 2011 елның җәендә “Губернаторга 100 сорау” дигән тигән тапшыруда да “мәчетне кайчан төзекләндерәсез” дип сорау бирүчеләр булды. Ул вакытта губернатор мәчеткә йөрүче халык үзе бинаны төзекләндерү өчен акча җыярга теләми дип, мөселманнарны гаепләгән иде. “Әгәр мин Кызыл мәчеткә йөрүчеләр 3-4 миллион җыйганын күрсәм, һәр җыелган миллионга шулкадәр үк, хәтта күбрәк тә өстәячәкмен”, диде губернатор.

Ак мәчеткә халык сыймый

Нурулла хәзрәт Калыкахунов сүзләренчә, Кызыл мәчеткә караган элекке мәдрәсә бинасына җомга намазларына иң күп дигәндә алтмышлап кеше җыела, аларның күпчелеге таҗиклар.

Томскидагы Ак мәчет

Томскидагы Ак мәчет

Ак мәчеткә исә җомга намазларына 500-600-ләп кеше килә, ирләр сыймый, урамда торып та намаз укыйлар, ди ул. Яшь татар егетләренең бик күп булуын да әйтә. Шулай ук башка милләт вәкилләре дә Ак мәчетне үз иткән.

Ак мәчетнең хәлләре дә 1990 елда мөселманнарга кире кайтарылган вакытта алай ук шәп булмаган. Мәскәүдәге Хиләл – татар рухи мирасы үсеше хәйрия вакыфы, Томски өлкәсе һәм Томски шәһәре хакимияте, эшмәкәрләр дә әлеге мәчетне төзекләндерү өчен акча биргән булган.

Грозный теләгенә халык аптырап калган

Нурулла хәзрәт Кызыл мәчет мәхәлләсе Грозныйга хат язганга һәм аларның шунда ук бу эшкә алынырга теләвенә халык бик аптырашта калды, дип әйтә.

Белгечләр, соңгы вакытта Кавказның Казанны этәреп лидерлыкка омтылуы ярылып ята, ди. Спортта, мәдәнияттә гына түгел, дингә килгәндә дә, Кавказ үзен ил күләмендә беренчелеккә чыгарырга тырыша. Болгар форумында ислам диненең Русиядә беренче булып Болгар җирләрендә кабул ителү тирәсендә дә бәхәс чыккан иде. Дагыстан руханилары исламның Дәрбәндка күпкә иртәрәк килүен әйтте. Шулай итеп, Татарстанның Русиядә ислам динен кабул итү көнен бәйрәм итү тәкъдиме дә һавада эленеп калды.

Русия думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин радиобызга "бу сәясәтнең уенчылары Мәскәүдә үк булырга мөмкин" дип ымлап “республикалар арасында ызгыш кузгатып, аларны зәгыйфьләндереп була икән, милли республикаларны бетерү җиңеләчәк”, дигән иде.

Нурулла хәзрәт Калыкахунов

Нурулла хәзрәт Калыкахунов

Нурулла хәзрәт Томскида зур итеп Җәмигъ мәчете төзергә ниятләре бар икәнлекне әйтә. “Моннан өч ел элек губернатор белән очрашканда зур мәчет төзү мәсьәләсен күтәргән идек. Ул вакытта безгә проектын эшләргә кушкан иде. Кризис булды да, ул эшләр туктап калды. Хәзер дә өч мең кешелек мәчет салабыз дигән ният бар, Алла кушса салып чыгарбыз”, дип белдерде Томски өлкәсе мөселманнары мөфтие, Ак мәчетнең имам хатибы Нурулла хәзрәт Калыкахунов.

Ак мәчет тә, Кызыл мәчет тә советлар җәберләве аша үткән

Томскида ике тарихи мәчет бар. Бүген эшләп килгәне, төзекләндерелгәне 1916 елда салына. Динне бетерү сәясәте башлангач, 1930 елда Ак мәчетне башта ашлык саклау урыны, аннан фабрика итәләр. 1990 елда мөселманнарга кайтарыла. 1999 елда төзекләндерү эшләре төгәлләнә.

Кызыл мәчет 1904 елда Татар бистәсендә салына. Октябрь инкыйлабыннан соң анда кино күрсәтә башлыйлар, 1942 елдан алып 1985 елга кадәр Кызыл мәчеттә аракы ясыйлар. Аннан соң азык-төлек җитештерү ширкәтенең бер бүлеге була. Шул вакытта аның манарасы һәм гөмбәзе юк ителә. Кызыл мәчет 2003 елда мөселманнарга кайтарыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG