Халыкара чәй көнен билгеләү турында карар 2004 елда Һиндстанның Мумбай шәһәрендә һәм 2005 елда Бразилиянең Порте Аллегре шәһәрендә үткәрелгән иҗтимагый форумнарда кабул ителгән. Чәй үстерүче һәм эшләп чыгаручы илләр бу көнне бәйрәм итүгә аеруча зур игътибар бирәләр.
Чәй бик борынгы һәм файдалы эчемлек. Кайбер чыганакларга караганда, ул эчемлек буларак борынгы Кытайда безнең эрага кадәр 2737 елда ук кулланыла башланган, Русиягә XVII гасырның беренче яртысында килеп җиткән.
Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент табылган. Чәй – эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра дип тә санала.
Чәй көнен үткәрүгә килгәндә, студентлар аны остазлары, философия һәм социаль коммуникацияләр кафедрасы доценты Галина Татаринова белән бергәләп әзерләгәннәр иде.
“Мондый чараны студентларны төрле милләтләрнең бай мәдәнияте белән таныштыру максатыннан оештырабыз, аннан соң, без җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча белгечләр әзерлибез, аларга төрле милләтләр мәдәниятләрен белү зарур”, ди Галина Татаринова.
Төрле милләтләрнең чәй эчү йолаларын күрсәтү өчен бәйрәмгә милли ошмалар чакырылган иде. Үзләренең чәй эчү йолаларын татарлар, үзбәкләр, казакълар, төрекләр күрсәтте.
Омскиның татар милли–мәдәни мохтарияте активистлары самавар куеп сөтле, мәтрүшкәле чәй тәкъдим иттеләр. Чәй янына кисәкле шикәр, бал, чәк-чәк, кипкән җимешләр куйдылар.
«Умырзая» ансамбле җырчылары Самат Хәйруллин һәм Җәмилә Бәширова җырлары чәй эчү йоласының үзенчәлекле бер бизәге булды.
Үзләрен Настя һәм Катя дип таныштырган студент кызлар, чара бик тә ошый, милләтләр барысы да төрле, кызыклы, үзенчәлекле, диделәр.
“Университет кысаларында милләтара концертлар үткәрелә, төрле милләтләр вәкилләре милли юнәлештә үзләренең талантларын күрсәтәләр, ә мондый чара, шәһәр күләмендә, милли оешмалар катнашында, беренче мәртәбә үткәрелде”, диләр кызлар.