Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстандагы чуалышларда ун кеше һәлак булды [видео]


Казакъстанның көнбатышындагы Мангыстау өлкәсенең Яңаүзән шәһәрендә чуалышларда ун кеше һәлак булды. Берничә кеше, шул исәптән полиция хезмәткәрләре яраланды.

Хәбәрләргә караганда, чуалышлар полиция шәһәрнең үзәк мәйданын протест белдерүчеләрдән арындыра башлагач чыккан. Анда алты айдан артык элек эш ташлаган КазМунайГаз дәүләт нефть ширкәте эшчеләре хезмәт хакларын арттыруны, эш шартларын яхшыртуны таләп итеп протест чарасы үткәргән булган.

К иярчен телевидение каналы нефтьчеләр киемендәге кешеләрнең шәһәр үзәгендә Казакъстан бәйсезлегенең 20 еллыгы бәйрәменә әзерләнгән сәхнәне җимерүен күрсәтте.

Мангыстау өлкә башлыгы сүзчесе Жанна Ошынбаева “Яңаүзән шәһәренең үзәк мәйданында, КазМунайГаз ширкәтенең эшкә чыкмаган өчен эштән куылган элекке хезмәткәрләре торган урында шәһәр хакимияте шәһәр халкына, шулай ук шәһәрдә яшәүче ул элекке хезмәткәрләре бәйрәм рухы булдыру өчен тирмәләр куярга булган иде. Әмма бу эштән чыгарылган протест белдерүчеләрнең ачуын чыгарды һәм алар ташлар ата башлады.

Казакъстан баш прокуроры Әскать Дәүлбаев белдерүенчә, киңкүләм чуалышларда 10 кеше һәлак булган, яраланучылар арасында полиция хезмәткәрләре дә бар.

Дәүлбаев полициянең кешеләргә ут ачуы турындагы хәбәрләрне кире какты.

Ачуы чыккан төркем шәһәр идарәсе бинасына һәм “Аруана” кунакханәсенә ут төрткән.

Анда шулай ук “КазМунайГаз”ның бер бүлеге булган “ОзенМунайГаз” нефть ширкәте бинасы да таланып, беренче каттагы бүлмәләренә ут төртелгән.

“КазМунайГаз” ширкәтнең корылмалары гадәттәгечә эшләүне дәвам итә, шулай да анда иминлек саклаучылар арттырылды дип белдерде.

Җирле интернет кулланучылар интернеттагы бәйсез мәгълүмат чыганаклары сәхифәләрен яки Twitterны ача алмый, телефон элемтәсе кайвакыт эшләми дип белдерәләр. Бу илдәге авторитар хакимиятнең мәгълүмат таралуга киртә кую тырышлыклары нәтиҗәсе булырга охшый.

Булат Абилов
Булат Абилов
“Азат” оппозицион социал демократик фиркасе рәистәше Булат Абилов бу “коточкыч” хәлләр дип хакимиятне гаепләде һәм бәйсезлек көнен бәйрәм итү чараларын туктатырга чакырды.

Руханият фиркасе рәисе Сәрикҗан Мамбәталин интернетка чыгарылган мөрәҗәгатендә хәрбиләрне ватандашларга атмаска чакыра.

Яңаүзәндә меңнәрчә нефтьче хезмәт хакларын арттыруны, чит ил эшчеләре белән тигез хокуклар бирүне, бәйсез һөнәр берлекләре эшчәнлеген чикләүләрне бетерүне таләп итеп май аенда эш ташлаган иде.
XS
SM
MD
LG