Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге сәяси тотрыксызлык инвесторларның тынычлыгын бетерде


4 декабрьдә Русия дәүләт думасына узган сайлаудан соң, илдәге күп кенә ширкәтләрнең хиссәләр бәясе төшә бара. Премьер-министр Владимир Путин белән бәйле булган ширкәтләр аеруча да зур югалту кичерде.


Гадәти чорда Русиядә премьер-министр Владимир Путин белән дус булып бизнес алып барудан да яхшырагы юк иде кебек. Әмма хәзер Русиядә һич кенә дә андый чор түгел.

Сәяси тотрыксызлык һәм билгесезлектән куркып инвесторларның кайберләре Русия ширкәтләреннән үз өлешләрен ала башлады.

Аеруча да зур зыян күргән ширкәтләрнең берсе ул – «Новатек» газ ширкәте. Аның бер өлеше Путинның күптәнге дусты Геннадий Тимченкога карый.

«ФБК консалтинг» стратегик анализ департаменты башлыгы Игорь Николаев инвесторларның сәяси тотрыксызлык чалымнарын күреп кайгыра башлауларын әйтә.

«Халыкның сайлаудагы хәрәмләшүләр белән риза түгеллеген инвесторлар бик начар сигнал буларак кабул итте», ди ул.

Хиссәләрнең бәясе Русиядәге сәяси кәефләргә бәйле

Белгечләр сүзләренчә, Путинны сәяси тотрыклылык гаранты буларак күргән инвесторлар хәзер илнең киләчәге төрле көтелмәгән юнәлешләр алырга мөмкин дип борчыла.

Инвесторлар тотрыксызлык сәяси элита арасында каршылыклар китереп чыгаруы ихтималлыгына да нервлана һәм аларның тәэсирен мөмкин кадәр киметергә тырыша. Нәтиҗәдә сайлауга кадәр вакыт белән чагыштырганда, ММВБ (Мәскәү банкара валюта биржасы) индексы 10,3%ка, ә РТС (Русия сәүдә системасы) биржасы индексы 13,2% ка кимегән.

“Открытие” банкының баш стратегы Том Манди сүзләренчә, тотрыксызлык дәвам иткән саен хиссәләрнең бәяләре төшә барачак.

“Минемчә, якын киләчәктә, аерым алганда бу ике атнада Раштуага кадәр бик күп яңалыклар булачак. Мондый вазгыятьтә Русиягә капитал килүе икеле, минем уйлавымча бу өстәмә акча чыгуга китерәчәк. Бүгенге хәл киләчәккә күз йөртеп эшләүгә нигез була алмый. Без башта бу билгесезлек чорын узарга тиеш”, ди ул.

Путин кәнәфигә алданрак менеп утырырга мөмкин

10 декабрь көнне урамнарга меңнәрчә халыкны алып чыга алган оппозиция дәүләт думасына сайлауларның яңадан узуын һәм шулай ук теркәлмәгән оппозицион фиркаләрнең дә бу сайлауларда катнаштыруны таләп итә.

Хакимият бу таләпләрне үтәүне кире кага, әмма атна башында берничә символик чигенешләргә барды. Мисал өчен элекке финанс министры, Путинның якын тарафдары Алексей Кудрин либераль-демократик фирка төзүдә ярдәм итәргә әзерлеген әйтте.

Шулай ук президентлыкка дәгъва итүче миллиардер Михаил Прохоров Путинга каршы эшләячәген белдерде. Олигархка карата әлегә фикерләр төрле. Берәүләр Прохоров чыннан да Путин белән көрәшергә уйлый дип санаса, икенчеләре аны оппозицияне бутаучы «Кремль курчагы» булуын әйтә.

Оппозициянең чираттагы митингы Мәскәүдә 24 декабрьгә билгеләнгән.

Манди сүзләренчә, президентлыкка намзәт буларак рәсми теркәлү беткәч Путин Конституция нигезендә премьер-министр вазифаларыннан китәргә тиеш. Ләкин илдәге күчеш чорында мөгаен ул аны контрольдә тотарга теләр.

«Бу очракта Медведев вакытыннан алда президент вазифасыннан китәргә мөмкин, ә аның вазифаларын башкаручы булып премьер-министр Путин калачак. Шулай итеп бу вазгыять бик тыныч рәвештә президент сайлаулары белән үрелеп китәчәк», ди ул.
XS
SM
MD
LG