Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски сәхнәсендә төрки моңнар яңгырады


Әлфия Рубцова – "Китмә, сандугач"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Омски филармониясе җырчысы Әлфия Рубцова "Китмә, сандугач" җырын башкара.

Омскиның Орган һәм камера музыкасы залында татар, башкорт һәм казакъ халыкларның классик әсәрләре яңгырады. Аларны Омски филармониясе артисты Әлфия Рубцова башкарды.


Омски филармониясе җырчысы, төрле халыкара бәйгеләр лауреаты Әлфия Рубцова тамашачыларга классик әсәрләрне үзенчәлекле һәм матур итеп башкаруы белән таныш. Концертларда ул төрле опералардан арияләр, рус халык җырлары, романслар башкара. Аннан тыш, Әлфия ханым еш кына Италия, Испания, Франция, Алмания, Австрия һәм кайбер башка илләр композиторларының әсәрләрен дә башкара.

Татар әсәрләреннән концерт

​Әлфия Рубцова репертуарында татар композиторларының классик әсәрләре дә бар. Узган елны ул татар композиторлары әсәрләреннән торган махсус концерт программасы әзерләде. Тамашачыга концерт ике мәртәбә күрсәтелде. Бу концертлар хакында “Азатлык” радиосында да хәбәр булды.

Яңа концерт программасы

Быел Әлфия Рубцова татар, башкорт һәм казакъ халыклары җырларыннан торган яңа концерт программасы әзерләде. Күптән түгел бу программа тамашачыга тәкъдим ителде, шәһәрнең Орган һәм камера музыкасы залында күрсәтелде.

Концертта катнашучы иҗат төркеме
Концертта катнашучы иҗат төркеме

Алдагылары кебек, концертны кызыклы һәм эчтәлекле итеп филармония артисты, нәфис сүз остасы Татьяна Юрьева алып барды, баянда Сергей Чупахин, гитарада Константин Беляков, фортепианода Владимир Симонов уйнады. Татар милләтеннән булмасалар да, алар җырларны аңлап, үзенчәлекләрен тоеп, матур итеп башкардылар.

Артистлар фикере

“Без Әлфия белән эшләргә яратабыз, бу юлы эшебездә авырлыклар бөтенләй булмады, киләчәктә дә без бергә эшләргә әзер”, ди баянчы Сергей Чупахин.

Жулдуз Иманкулова (с) һәм Әлфия Рубцова
Жулдуз Иманкулова (с) һәм Әлфия Рубцова
Концертта филармония артисты, казакъ милләтеннән булган Жулдус Иманкулова да катнашты. Ул Әлфия Рубцова белән бергә дә җырлады. Жулдус туташ та үзенең чыгышыннан канәгать: “Киләчәктә дә без бергә җырлаячакбыз”, ди.

Әлфия ханым үзе дә концерт уңышлы узды дип саный. “Авырлыклар булса да, дуслар белән бергә барсын да җиңеп чыктык, бер-беребезгә ярдәмгә килдек, яңа җырлар өйрәндек һәм аларны халыкка җиткерә алдык”, ди.

Тамашачылар фикере

Тамашачылар фикеренә килгәндә, артистларны алар җылы кабул иттеләр, кайнар алкышларга күмделәр.

“Азатлык” хәбәрчесенә узган концертка карата фикерләрен белдерергә теләүчеләр күп булды. “Концерт искиткеч булды. Әлфия матур җырлый, башка халыклар җырларын да шундый әйбәт башкара, бик ошады. Күптән татар концерты булганы юк иде. Рәхмәт татар, башкорт җырлары белән безне сөендергәнгә”, кебек фикерләр әйтелде.

Милли программа киңәйтелә

Концерттан соң барган әңгәмә барышында Әлфия Рубцова инде яңа концерт программасы әзерли башлавы турында белдерде. “Программаны киңәйтергә уйлыйм. Милли мәдәниятләр программасы чикләрендә татар, башкорт, казакъ җырлары белән беррәттән украин, белорус һәм молдован халыклары җырларын да башкарырга ниятлим”, диде.

Тамашачылар
Тамашачылар
XS
SM
MD
LG