Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә гадел сайлау өчен яңа митинглар үтте


Мәскәүдә "Яблоко" фиркасе митингы
Мәскәүдә "Яблоко" фиркасе митингы

Русиянең берничә шәһәрендә Дума сайлавындагы гаделсезлекләргә каршы яңа митинглар узды.

Иркутскидагы митингка, Азатлык Радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, 500-700 кеше җыелган.

Самарда рөхсәт ителмәгән митингта берничә кеше тоткарланган.

Мәскәүнең Сазлык мәйданындагы митингта төрле хәбәрләргә караганда бер меңнән алып биш меңгә кадәр кеше катнашкан.

Митинг сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгаруны, барлык хәрәмләшүләрне тикшерүне, Үзәк сайлау комиссиясен һәм аның рәисе Владимир Чуровны вазифаларыннан алуны, сайлауда катнашырга теләүче барлык фиркаләрне дә теркәп, алар катнашында яңа сайлау үткәрүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG