Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зюганов Русия президентына намзәт итеп чыгарылды


Геннадий Зюганов
Геннадий Зюганов
Русия коммунистлары җитәкчесе Геннадий Зюганов март башында үтәчәк президент сайлауга намзәт булып теркәлде.

Фирканең бүген Мәскәүдә үткән корылтаенда катнашучылар бертавыштан Зюгановны намзәт итеп раслады. Намзәтлеккә башка көндәшләр булмады.

Зюганов үз чыгышында хакимиятнең социаль-икътисадый сәясәтен тәнкыйтьләде. Аның әйтүенчә, хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасе иътисадый кризиска каршы уңышлы көрәшүе турында хисаплар биреп халыкны алдый.

Коммунистлар җитәкчесе Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына кушылуы чит ил җитештерүчеләренең Русия базарында тулысынча хакимлек итүенә китерәчәк диде.

Зюганов шулай ук, әгәр президент булып сайланса, киләсе елның декабрендә вакытыннан элек яңа Дума сайлавы үткәрергә вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG