Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коммунистлар митингына 300 кеше җыелды


Дума сайлавындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп коммунистлар Русиянең берничә шәһәрендә урым җыеннары үткәрде.

Казанда Татарстан коммунистлары оештырган митингка 300-ләп кеше җыелды.

“Азатлык Радиосы” хәбәрчесе әйтүенчә, халык “Тавышларыбызны яклыйк”, “Барыннан да бигрәк түрәләр түгел, канун югары”, “Татарстан ЕДРОстан түгел” дигән шигарьләр күтәреп чыккан.

Казанда коммунистлар митингына башка фиркаләр дә кушылды. Ленин һәйкәле янындагы митингта “Яблоко”дан да, “Правое дело” фиркасеннән дә вәкилләр чыгыш ясаган.

Митинг шәһәр хакимияте белән килештерелгән булса да, анда демонстрациячеләр белән тигез санда диярлек полиция хезмәткәрләре дә китерелгән.

Казанда киләсе митинг 24 декабрьгә билгеләнгән. Әмма әлегә ул хакимият белән килештерелмәгән.
XS
SM
MD
LG